Казанлылар кирәк-яракларны хәйрия максатларында "Яхшы куллар"га тапшыра ала

Әйберләрне кабул итү эш көннәрендә 10.00-18.00, ә шимбә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Калинин урамы, 3 адресы буенча башкарыла.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Казанда "Яхшы куллар" склады үз хәйрия эшен дәвам итә. Ул Казанда һәм Россиядә  элегрәк гражданнар һәм оешмалар кулланылышында булган әйберләрне кабул итү, эшкәртү һәм урнаштыру пункты. Бу хакта республика башкаласы порталы яза.

Складның 4 еллык эшчәнлеге дәвамында бирегә 8 меңнән артык казанлы үз әйберләрен китергән, 12 меңнән артык шәһәр халкы кием-салым, аяк киеме һәм башка кирәк-яракка ия булган. Складтан ярдәмне бәла-казаларда зыян күргән башка шәһәрдә яшәүчеләр дә ала.

Склад кием-салым, аяк киеме, җиһазлар, көнкүреш техникасы, балалар инвентаре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланмалар, көнкүреш химиясе, озак саклана торган азык-төлек продуктлары, төзелеш материаллары (алдан килешү буенча) кабул итә.

Әйберләрне кабул итү эш көннәрендә 10.00-18.00, ә шимбә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Калинин урамы, 3 (керү Тихомирнов урамы ягыннан) адресы буенча башкарыла. Хәйрия складының эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны шунда килеп белергә була, дип җиткерә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте матбугат хезмәте.