Быел Казан шәһәре округында алты айда 12 млн. сумлык административ штраф салынган

Административ комиссияләр эше буенча Чистайда булып үткән семинар-утырышта Казан административ комиссиясе иң нәтиҗәле эшли торганы һәм иң яхшысы дип табылган
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Казан шәһәре округында алты айда административ җаваплылыкка тартылу турында 7823 протокол төзелгән, 12 млн. сум чамасы штраф салынган, шуларның 10 млн.нан артыгы инде түләтелгән.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин, аннары Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов рәислегендә барган «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм контрольдә тоту органнарының 2008 елның I ярты еллыгында башкарылган эш нәтиҗәләре хакында хисап белән чыккан административ контрольне җайга салу идарәсе җитәкчесе Гөлшат Хисмәтуллина шул хакта хәбәр итеп, комиссия тарафыннан ел башыннан бирле 125 утырыш үткәрелүен, төзелгән протоколлар буенча эшне үз вакытында карап-тикшерү һәм чаралар күрү өчен, утырышлар көн саен уздырылуын басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге вакыт аралыгында штрафлар буенча Казан шәһәре административ комиссиясе карарлары 80 процентка үтәлсә, республика административ комиссияләренеке – 50 процентка, ә инде суд приставлары хезмәтенеке – нибары 8 процентка гына. Моннан чыгып, административ хокук бозучылардан түләтелгән төп штрафлар шәһәребез административ комиссиясе тарафыннан башкарыла дияргә нигез бар, ди ул. Административ комиссияләр эше буенча Чистайда булып үткән семинар-утырышта исә Казан административ комиссиясе иң нәтиҗәле эшли торганы һәм иң яхшысы дип табылган.