Татар театрына - 100 ел // ОЛЫ СӘХНӘБЕЗ ТАРИХЫ «СӘЙЯР»ДАН БАШЛАНА // 14 июль, №26

Татар театрына - 100 ел // ОЛЫ СӘХНӘБЕЗ ТАРИХЫ «СӘЙЯР»ДАН БАШЛАНА // 14 июль, №26
Элек татар халкына сәнгать белән шөгыльләнү (музыка белән мавыгу, рәссамлык, театр уйнау һ.б.) гөнаһ булып саналган. Шулай да 19 нчы йөз ахырындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте татар театрын тудыруга нигез сала.

Беренче рус буржуаз-демократик революциясе Россиядә яшәүче барлык халыкларның мәдәнияте, сәнгате үсешенә дә зур йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсе буларак, татарлар арасында да милли сәнгатьне үстерү хәрәкәте башлана. Аның беренче җитәкчеләре - татар халкының алдынгы вәкилләре Г.Камал, Г. Тукай, Х.Ямашев, Г. Коләхмәтов, Ф.Әмирхан һ.б. лар була.

Беренче татар спектакльләре дә нәкъ менә шушы чорда сәхнәгә менә. Татар милли театрының оешуна кадәр үк инде татарлар күпләп яшәгән Уфа, Оренбург, Әстерхан, Ташкент, Орск, Троицк, Уральск шәһәрләрендә драма түгәрәкләре эшләп килгән. Казанда «Шимбәчеләр» түгәрәге иң күренеклесе булган. Ул вакытта татар яшьләре, шимбә көннәрендә зыялы гаиләләрдә җыелып, музыкаль кичәләр һәм спектакльләрдән өзекләр әзерли торган булганнар.

Ә инде 1905 елгы инкыйлабтан соң, алар оешкан төстә эшләп китәләр. Җәмгыятьнең мәдәни тормышын үзгәртеп кору эшчәнлеге бигрәк тә приказчиклар арасында активлаша. Күп кенә шәһәрләрдә аларның клублары ачыла. Һәм анда музыкаль кичәләр, концертлар оештырыла, спектакльләрдән өзекләр уйнала торган була.

1906-1907 елларда Казанда, Уфада, Оренбургта, Әстерханда, бер үк вакытта диярлек, ачык спектакльләр куела башлый.

Казанда шундый ачык спектакль 1906 елның 22 декабрендә (яңа стиль белән 1907 елның 3 гыйнварында куела.) Ул - мәдрәсә шәкертләре тарафыннан  куелган «Печән базары» спектакле була. Төрле эзәрлекләүләргә дә карамастан, Г. Кариевның «Сәйяр»  профессиональ труппасы эшли башлый.

Беренче татар театры - күчмә театр буларак яши. Артистлар төрле җирләргә сәйяр кылып, тамаша куеп йөриләр. Театр барлыкка килүенең беренче адымнарыннан ук, зур каршылыкларга очрый. Реакцион көчләр театрга каршы каты көрәш алып баралар. Бу өлкәдә бигрәк тә «Дин вә мәгыйшәт» журналы зур тырышлык куя. Аның кайбер мәкәләләре «Бозык вә фахиш театр» шикелле исемнәр белән башлана торган була. Журналның 1909 елдагы 28 санында 21 мулла имзасы белән театрда уйнауның һәм аны карауның гөнаһ икәнлеге турында фәтва басылып чыга. Шуңа карамастан, кыска вакыт эчендә «Сәйяр» (бу исемне театрга 1910 елны Тукай бирә), оешкан труппа хәленә килеп, татар халкы арасында популярлашып китә. Ул чорлардагы театр, сәнгать язмышы турында без Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшевның «Наемщик» музыкаль драмасында, Г. Камалның «Беренче театр» спектакльләрендә сурәтләнгән вакыйгалар аша күз алдына китерә алабыз.

1917 елгы инкыйлабка кадәр милли театр берничә труппага бүленеп эшли: Казанда - «Сәйяр», Уфада - «Нур», Оренбургта - «Ширкәт».

Милли профессиональ  драма театрының беренче оештыручысы һәм җитәкчесе булып Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. Оренбургта беренче ачык спектакль 1907  елның 19 маенда куела. Һәм шул  спектакльдә катнашучыларның төп өлеше татар театрының беренче профессиональ артистлары булып китәләр. 1957 елда Казанда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының 50 еллыгына багышлап чыгарылган басмада язылганча, Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә Мортазин, Нуретдинов, Гайнуллин, Хәйретдинов, Ахунов, Ишморатов-Колалаевлардан торган беренче  татар труппасы Россия буйлап гастрольгә чыга.

«Ширкәт» театры булачак сәхнә йолдызлары М. Мутин, В.Мортазин, Ф.Ильская, Р. Кушловская, С. Гыйззәтуллина-Волжская, Н. Сакаев, Х.Әбҗәлилов, Камал I, М. Тупикский һ.б. исемнәр белән дә бәйле. Шул театрда эшләгән Мәхмүд ага Тупикскийны әле мин дә яхшы хәтерлим. Ул Оренбургта Ленин исемендәге клубта бердәнбер татар театр түгәрәген җитәкли иде. Безгә ул күп кенә шәһәрләрдә спектакльләр куеп йөрүләрен, революциягә кадәр артистларның кадере булмавын сөйли иде.

1907 елның август аендагы гастроль вакытында Түбән Новгород шәһәрендә труппага, беренче хатын-кыз артистка булып, Сәхипҗамал Гыйзәттуллина-Волжская кушыла (аңа хәтле хатын-кыз рольләрен ир-егетләр уйный торган була). Ул сәхнәгә 1907 елның 12 августында, Түбән Новгород шәһәренең Мәкәрҗә ярминкәсендәге «Фоли-Бержер» бакчасында, А. Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» әсәре буенча эшләнгән «Галимлек вә наданлык» комедиясендә Әминә ролендә чыга. Театр белгече Дания Гыймранова С.Гыйззәтуллина-Волжская турында болай яза: «1912 елга кадәр ул «Сәйяр» труппасында... «Кызганыч бала»да - Шәфика, «Бай һәм приказчик»та - Бибиҗамал, «Яшь хатын»да - Зәйнәп, «Көтелмәгән кадерле кунак»та - Гайшә, «Алдым-бирдем»дә - Галия, «Мөсиббәте Фәхретдин»дә - Сәгадәт, «Бәхетсез егет»тә - Гайни, «Уйнаш»та - Сәрбиҗамал рольләрен башкара» (Мәдәни җомга. 7 июнь, 2002).

Татар театрын оештыручы һәм  аның җитәкчесе Ильяс Кудашев-Ашказарский 1907 елның көзендә труппадан китә. Труппа җитәкчесе булып Габдулла Кариев кала. Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы Уфа, Урал, Идел буе, Урта Азия, Себер, Кавказ төбәкләрендә гастрольләрдә булып, зур уңышларга ирешә. Тамашачы сәхнәдәге вакыйгаларны чын күңелдән бирелеп карый, артистларны көчле алкышларга күмеп, рәхмәт сүзләрен яудыра. Ул чордагы тамашачы чын мәгънәсендә театр сәнгатенә гашыйк булып, һәр чыгыштан үзенә рухи азык алган…

Россиянең бик күп җирләрендә яшәгән татар халкының театрга булган ихтыяҗын «Сәйяр» труппасы гына тәэмин итә алмый башлый. Моны яхшы аңлаган С.Гыйззәтуллина-Волжская, «Сәйяр»дан китеп, Уфада икенче татар труппасы - «Нур»ны оештыра. Труппага «Сәйяр» артистлары Хәерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Гыйлаҗ Казанский, Мохтар Мутиннар килә.

Бу труппа үзенең  эшен Н. Вәзировның «Мөсиббәте Фәхретдин», Г.Камалның «Бәхетсез егет», «Уйнаш», Ф. Әмирханның  «Тигезсезләр», Г. Коләхмәтовның  «Яшь гомер», Мольерның  «Саран», Островскийның «Яшенле яңгыр», Шиллерның  «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәрләрен сәхнәгә куя. «Нур» труппасы үзенең икенче сезоны гастрольләрен Оренбург каласында уздырса да, әкренләп гастрольнең географиясен киңәйтә бара. Алар Урта Азия, Кавказ якларын әйләнеп кайталар. Шулай итеп,  «Нур» театры да,  «Сәйяр» труппасы кебек үк, татар һәм дөньякүләм  классиклар әсәрләрен сәхнәләштереп, халыкчан рухлы спектакльләре белән тамашачы ихтирамын яулый  бара.

Казанда төпләнеп калган «Сәйяр» да, Уфада оешкан  «Нур» да ел саен Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек һәм, әлбәттә инде, Оренбургта булалар.

 «Нур» труппасы җитәкчесе  С.Гыйззәтуллина-Волжская үзе дә һәр спектакльдә диярлек төп рольләрне уйный. Һәм аны бик хаклы рәвештә татарның Комиссаржевскаясы дип йөрткәннәр...

Труппаның иҗади  ризыгы Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Рәмиев пьесалары һәм Островский, Шиллер, Деннери кебек дөнья классиклары әсәрләре була. «Сәйяр» труппасыннан аермалы буларак, «Нур» күтәренке, романтик рухлы лирик иҗатка тартыла. Ләкин, кызганычка каршы, 1918 елда гражданнар сугышы чорында, иҗади эшчәнлек өчен тиешле шартлар булмау сәбәпле, труппа таркалырга мәҗбүр була.

«1918 елның көзендә Мөселман хәрби совет драма труппасы» төзелә. 1919 елда «Сәйяр» артистлары инициативасы белән, эшчеләр районында «Аң» труппасы оеша. 1920 елның июнендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәч, «Беренче татар совет драма труппасы» нигезендә (аңа «Аң» труппасы кушылып) «Беренче татар күргәзмә труппасы» төзелә. Бу труппага 1922 елда «Дәүләт театры» исеме бирелеп, 1926 елда Академия театры, 1939 елда аңа Галиәсгар Камал исеме бирелә (Г. Камал исемендәге Ленин орденлы Татар дәүләт  академия театры. 50 ел. Казан. Татар. кит. нәшр. , 1957).

 Моннан 100 ел элек «Сәйяр»лардан башланган, үзенчәлекле бай реалистик сәнгать традицияләрен саклаучы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының даны бүген инде, Татарстан-Россия чикләрен үтеп, дөньяның милләттәшләребез яшәгән һәр кыйтгасына мәгълүм.

Раил СӘЙФУЛЛИН.