Татарстан Профсоюзлар федерациясе балалар йортында тәрбияләнүчеләргә җылы курткалар һәм чәй җыелмалары бүләк итте

Татарстан Профсоюзлар федерациясе балалар йортында тәрбияләнүчеләргә җылы курткалар һәм чәй җыелмалары бүләк итте

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Профсоюзлар федерациясе вәкилләре Хәйрия елы кысаларында шәфкатьлелек акциясе үткәрде - Казанның Совет районында урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләргә җылы киемнәр һәм чәй җыелмалары тапшырды.

“Сездә кунакта булу – безнең әйбәт традиция, - дип хәбәр итте республика профсоюзлар оешмасы рәисе Татьяна Водопьянова балалар алдында чыгыш ясап. – Алда әле җәй, тик яңа уку елы башлангач, безнең бүләкләр сезнең кәефне күтәрер дип уйлыйм. Калын курткалар һәм кайнар чәй сезне җылытыр, уңышлы уку һәм камилләшү өчен дәрт өстәр”.

Казанның Совет районында урнашкан балалар бакчасы 1989 елның апрелендә ачылган, бүгенге көндә биредә 4 яшьтән алып 18 яшькәчә булган 61 бала көн кичерә.