Казанның Мәскәү районында үтүче урам себерүчеләр конкурсының финалына 7 кеше чыкты

Казанның Мәскәү районында үтүче урам себерүчеләр конкурсының финалына 7 кеше чыкты

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 15 июньдә Казанның Мәскәү районында “Иң яхшы урам себерүче” дигән районкүләм конкурска нәтиҗә ясалачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе директоры Елена Счетчикова хәбәр итте.

Шунысын да искәртик, быелгы җәйдә Казанда беренче тапкыр районкүләм конкурсларда җиңүчеләр катнашында “Иң яхшы урам себерүче” гомумшәһәр бәйгесе үтәчәк. Бу көннәрдә районкүләм конкурсларга нәтиҗә ясала. Мәскәү районында һөнәре буенча иң яхшысы исеменә 103 урам себерүче ярышты. Шуларның җидесе финалга чыкты. Җиңүчеләрне сайлап алганда урам себерүче үз карамагындагы территорияне ни рәвешле тәртиптә тота, фатирларда яшәүчеләр тарафыннан аңа карата шикаятьләр килгәнме, урам себерүче үзенә ышанып тапшырылган техника белән (мисал өчен, электр газон чапкыч белән) эш итә беләме һәм башка факторлар исәпкә алынды.

Башкалабызның Мәскәү районында конкурсның финалына чыккан җиде кеше арасыннан беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар билгеләнәчәк. Аларның барысына да бүләк сыйфатында көнкүреш электр җиһазлары тапшырылачак. Шунысы игътибарга лаек, конкурста Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалыгы системасында хезмәт куючы гаилә династияләре дә катнашты, дип ассызыклады Е.Счетчикова.