Казанда хитин һәм хитозанны өйрәнүгә багышланган Халыкара конференция ачылды

Казанда хитин һәм хитозанны өйрәнүгә багышланган Халыкара конференция ачылды

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген Казан дәүләт университетында “Хитин һәм хитозанны өйрәнүдә заманча перспективалар” VIII Халыкара конференциясе ачылды. Чараны Казан дәүләт университеты, Россия хитин җәмгыяте, Россия Фәннәр академиясенең “Биоинженерия” үзәге оештырды, дип хәбәр итә КДУ матбугат үзәге.

Халыкара конференциядә Россиянең күп кенә төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән галимнәр һәм тикшеренүчеләр катнаша. КДУ проректоры Владимир Бухмин форумны ачканда: “Бу чараның илнең иң өлкән университетларының берсендә оештырылуы игътибарга лаек. Нәкъ менә биредә фән үсеш ала һәм хәзерге мәгарифнең ныклы нигезе булып тора”, - дип билгеләп үтте. Россия хитин җәмгыяте президенты Валерий Варламов, Белоруссия, Украина, Польша һәм Башкортстан кунаклары да конференциядә катнашучыларны сәламләде.

Форум 17 июньгә кадәр дәвам итә. Чара кысаларында пленар утырышлар һәм “түгәрәк өстәлләр” узачак. Төрле өлкәләрдән XXI гасырның иң мөһим казанышларыннан берсе саналган хитин берләштергән белгечләрнең докладлар белән чыгыш ясавы көтелә.