Казанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте саммиты вакытында юл хәрәкәте үзгәртеләчәк

Казанда Федераль Куркынычсызлык хезмәте саммиты вакытында юл хәрәкәте үзгәртеләчәк

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 14-15 июньдә Казанда махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары - Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте партнерларының V киңәшмәсен үткәрү вакытында вакытлыча юл хәрәкәте үзгәртеләчәк. Бу хакта Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген юл эшләре алып бару сәбәпле, Гвардия һәм Спартак урамнарында (Луковский урамы участогыннан «Караван» кибетенә кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнергә мөмкин. Төнлә Фучик урамының Җиңү проспектыннан Зорге урамына кадәр участогында транспорт хәрәкәте өчен юл ябылачак.

Казанның ЮХИДИ белгечләре юл хәрәкәтен оештыруда туган үзгәрешләр белән бәйле уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм йөртүчеләргә вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы һәм сак булырга, «бөке»ләрдә тормас өчен урау юллардан йөрергә һәм шәһәр буенча хәрәкәт маршрутын алдан планлаштырырга киңәш итә.