Яңа ел бәйрәмнәре вакытында 542 хокук бозу очрагы теркәлгән

Исерткеч эчемлекләр куллану җинаятькә этәрә
(Казан, 14 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенә караган милиция бүлекләренең 100 хезмәткәре 48 урында ачылган “чыршы шәһәрчекләре”нда җәмәгать тәртибен саклаган. Бу хакта бүген Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “Эшлекле дүшәмбе”дә Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский хәбәр итте.
Узган елның 25 декабреннән алып 9 гыйнварена кадәр 542 хокук бозу очрагы теркәлгән, гаиләдә чыккан низаглар һәм петарда кулланудан килеп чыккан тәртип бозулар саны 425кә тулган. Сиксән алты кешене айныткычка җибәрергә туры килгән, 3 кеше үтерелгән, 3 кеше таланган, 5 автомашина куып алып кителгән. Алексей Селивановский белдергәнчә, хокук бозулар һәм җинаятьләр нигездә исерткеч эчемлекләр куллану аркасында килеп чыккан.