Казанның Мәскәү районы ишегалларында яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары башлана

Казанның Мәскәү районы ишегалларында яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары башлана

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанның Мәскәү районы ишегалларында, бөтен кеше дә ярата һәм зарыгып көтеп ала торган кышкы бәйрәм алдыннан торак массивларында яшәүчеләрнең кәефен күтәрү өчен мәйданчыклар төзү һәм яңа ел шәһәрчекләрен монтажлау эшенә керештеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Мәскәү районы хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Ишегалды яңа ел бәйрәмнәренең сценарие кызык та, мавыктыргыч та. Алдан әзерләнгән мәйданчыкларда үзешчән һәм профессиональ артистлар чыгыш ясаячак. Кыш бабай һәм кар кызы белән бергә өлкәннәр һәм балалар яңа ел чыршысы тирәли әйлән-бәйлән уйнаячак, төрле уеннарда һәм аттракционнарда катнашачак. Балалар өчен аерым программа да каралган.

Моннан тыш, яңа ел чыршылары Левченко, Жилплощадка бистәләрендә һәм «Казаньзернопродукт» предприятиесе янында да «үсеп чыгачак». Үзәк чыршы, һәрвакыттагыча, Химиклар мәдәният сарае янәшәсендә урнаштырылыр дип көтелә. Быел балаларны Фунтикның яңа ел маҗаралары турындагы мавыктыргыч тамаша көтә. Моннан тыш, Химиклар мәдәният сарае янында луна-парк эшләячәк, төрле спорт ярышлары үткәреләчәк.