Казан зоопаркында дөньяга килгән арыслан баласына бер ай тулды

Казан зоопаркында дөньяга килгән арыслан баласына бер ай тулды

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан зоопаркында моннан бер ай элек дөньяга аваз салган арыслан баласына Цара дип исем куштылар. Бүген инде сөт эчү белән бергә, ул алдына куйган итне дә тәмләп ашый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан зооботаника бакчасыннан хәбәр иттеләр.

Бәләкәчнең әти-әниләре Инсар һәм Лея исемле. Инсар Казан зоопаркында туган, ә Леяны башкалабызга Россиядәге зоопаркларның берсеннән китергәннәр. Инсар һәм Лея арасында шунда ук дусларча мөнәсәбәт урнаша, ә үсеп җиткәч алар аерылмас парга әйләнә. Инсар һәм Леяның тәүге «мәхәббәт җимеше»н Россиядәге зоопаркларның берсенә бирәләр. Бер ай чамасы элек арысланнар «гаиләсендә» тагын бер бәләкәч – Цара дөньяга килә. Зоопарк белгечләре әйтүенчә, «ана һәм сабый» үзләрен бик яхшы хис итә.