Казан балыкчылары Мишә буен үз итә - ММЧ

Ләкин явыз ният белән килүчеләр бар

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда яшәүченең бик тә яңа тотылган балык ашыйсы килгән. Ул Яушыйкка килеп, законда тыелган аерым багор белән Мишәдә балык тотудан башка нәрсә уйлап таба алмаган, дип яза “Кама ягы” газетасы.

"Аның җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә, биологик байлыкларга дүрт мең сумнан артык суммада зыян китерелгән, – дип хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. – Моңа охшаш җинаятьне тагын ике казанлы кылган. Прокуратура таләбе белән алар барысы да биологик байлыкларга китерелгән зыянны капладылар", - ди ул.