Түбән Кама трамвай йөртүчеләре хәйрия акциясе үткәрде

Түбән Кама трамвай йөртүчеләре хәйрия акциясе үткәрде

(Түбән Кама, 13 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманың трамвай идарәсе инвалид балалар өчен хәйрия акциясе үткәрде. Бу көннәрдә шәһәрнең “Өмет” үзәгендә тернәкләндерү курсы үтүче Татарстанның 8 шәһәреннән килгән 43 малай һәм кыз Түбән Кама буйлап экскурсиягә кузгалды. Алар трамвай тәрәзәләре аша шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар.

Профессиональ гид сөйләгән Түбән Кама тарихы турындагы мәгълүматлардан тыш, балаларны тәм-томнар һәм уенчыклар да көтә иде. Күп кенә инвалид балалар өчен бу трамвайда тәүге сәяхәт булды. Ник дигәндә, аларның күбесе электр транспорты булмаган шәһәрләрдә гомер кичерә.