Казанның метро төзүчеләре бу атнада елга астында тоннель казу эшенә керешә

Казанның метро төзүчеләре бу атнада елга астында тоннель казу эшенә керешә

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Кремль” станциясенә кадәр тоннель казу эшләре алып баручы Казанның метро төзүчеләренә җир өстеннән нибары 30 метр ара үтәсе калды. Агымдагы атна ахырында алар Казансу елгасы астында тоннель казый башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә җир астыннан 720 метр озынлыкта тоннель казылган, бу аның гомуми озынлыгының өчтән берен тәшкил итә. Тоннель казу эшләре 28-30 метр тирәнлектә “Алтынчәч” комплексы ярдәмендә алып барыла. Әмма иң катлаулы участок әле алда. Татарстанда, шулай ук Россиядә беренче мәртәбә елга астыннан тоннель казу бурычы тора. Шуңа бәйле рәвештә “Казметрострой” хезмәткәрләрен бары тик бер проблема борчый: су астыннан тоннель казу барышында объектны финанслау тотрыклы булырга тиеш.