Быелгы җәйдә Казанның Мәскәү районы мәктәпләрендә укучы 1770 малай һәм кыз шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк

Быелгы җәйдә Казанның Мәскәү районы мәктәпләрендә укучы 1770 малай һәм кыз шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Мәскәү районы мәктәпләрендә укучы 300гә якын малай һәм кыз Коры елга бистәсе янында урнашкан “Спутник” җәйге лагерына ял итәргә китте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.

Быелгы җәйдә Казанның Мәскәү районында балалар өчен 3 лагерь эшли: Аккош күленнән ерак түгел урнашкан “Экран”, Казан янындагы “Чишмәкәй” һәм “Спутник” лагерьлары. Гомумән алганда, быелгы җәйдә шәһәр яны лагерьларында Мәскәү районы мәктәпләрендә укучы 1770 малай һәм кыз ял итәчәк. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларының кайберләре ике генә түгел, хәтта өч смена эшләячәк. Ата-аналарга, үз балаларын ял итәргә җибәрү өчен, юллама бәясенең бары тик 10 процентын гына (557 сум) түләргә кирәк.