Тиздән Казанда чүп-чар эшкәртүче завод эшли башлаячак

Тиздән Казанда чүп-чар эшкәртүче завод эшли башлаячак

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 20 июнь көнне Самосырово полигоны территориясендә төзелгән каты көнкүреш калдыкларын төрләргә аеру һәм эшкәртү буенча завод эшли башлаячак. Әлеге проектны “Казан экология комплексы” ЯАҖ хезмәткәрләре тормышка ашырган.

Махсус җиһаз бушатылган чүп-чарның икенчел эшкәртү өчен ярамаганнарын аера. Каты көнкүреш калдыклары киләсе этапта чүпне фракцияләргә аеручы бригада хезмәткәрләре кулына эләгә. Аннары кирәкмәгән фрагментлар икенче тапкыр төшереп калдырыла. Алга таба пресс ярдәмендә көнкүреш калдыклары 12 фракция буенча брикетланачак: катыргы, чүп-чар, полиэтилен, пыяла, сыра банкалары һәм башкалар. Мисал өчен, тыгызланган пэт-шешәләр солидол һәм ягулык майлау материаллары сакларга яраклы савыт буларак файдаланыла алачак. Әмма Казанда мондый завод юк һәм брикетланган пэт-шешәләр Удмуртиядә урнашкан заводка җибәреләчәк.

Тыгызланган полиэтилен Татарстан башкаласында калачак – аңардан торбалар һәм грануллар ясаячаклар. Кәгазь һәм катыргыдан торган брикетлар икенчел эшкәртү өчен Волжски целлюлоза-кәгазь комбинаты һәм Чаллыдагы кәгазь комбинатларына җибәреләчәк.

Завод бер көн эчендә 2000 кубометрга кадәр каты көнкүреш калдыгы эшкәртә ала, аларның 15 проценты икенче тормыш алачак.