Сабантуй көнендә Казан ипподромында 40тан артык сәүдә предприятиесе сату итәчәк

Сабантуй көнендә Казан ипподромында 40тан артык сәүдә предприятиесе сату итәчәк

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 24 июньдә Казан ипподромында үтәчәк Сабантуйда шәһәрнең 40тан артык сәүдә предприятиесе үз тауарларын тәкъдим итәргә ниятли, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты рәисе Ирек Даутов.

57 сәүдә ноктасында туңдырма сатылачак. 60 сәүдә палаткасы һәм павильоннарында газлы су, сок һәм башка суытылган эчемлекләр тәкъдим итәргә ниятлиләр. Бәйрәм кунаклары 10 сәүдә ноктасында истәлеккә сувенир продукциясе сатып алырга мөмкин. Шәхси осталар, шулай ук Казан һәм Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре милли хатын-кызлар костюмнары, аяк һәм баш киемнәре, рәсемле тәлинкәләр, агач һәм сөяктән сувенирлар, чигелгән сөлгеләр әзерләяәчәк.