Мәскәү базарында төзекләндерү эшләре көтелә

Мәскәү базарында төзекләндерү эшләре көтелә

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Июль башында Казанның Мәскәү базарының бер өлеше булып торган Ш.Усманов урамы ягындагы, 0,606 гектар мәйданлы әйбер базарын төзекләндерү эшләре башланачак. Төзекләндерү эшләре барышында сатучыларның эш шартлары сизелерлек яхшырачак, аларга кышкы салкыннар вакытында өшергә, җәйге кызулардан интегергә туры килмәячәк, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәү базары директоры Флюра Цветова.

Базар өстендә бердәм түбә кору ниятләнә. Өстәвенә, мари җитештерүчеләреннән 300 павильон сатып алыначак. Өстәмә чыгымнар булдырмас өчен, килешүләр тауар җибәрүчеләр белән турыдан-туры, арадашчыларсыз алып барыла. Төзекләндерү эшләре кысаларында әйбер базарының әлеге территориясендә асфальт-бетон катламы да яңартылачак. Ф.Цветова сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре барышында базар элеккеге тәртиптә эшләячәк – эшләр бер-бер артлы алып барылачак.

Киләчәктә әйбер базарының каршы ягын да төзекләндерелү ниятләнә, дип хәбәр итте базар директоры.