^Бүген Казанда кайбер урамнарда юл-транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

^Бүген Казанда кайбер урамнарда юл-транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанның Оренбург тракты, Техник һәм Горький шоссесы урамнарында юл эшләре үткәрү сәбәпле, юл хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөртүчеләргә ремонт эшләре барган урыннарда вакытлыча куелган билгеләргә игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә. “Бөке”ләрдә тормас өчен урау юллар буенча йөрергә һәм маршрутны алдан планлаштырырга кирәк.