21 июнь көнне Казанда гомумшәһәр Сабан туена әзерлек үтәчәк

21 июнь көнне Казанда гомумшәһәр Сабан туена әзерлек үтәчәк

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Гомумшәһәр Сабан туе алдыннан Казаны санитар чистарту һәм төзекләндерү шәһәр хакимияте эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Бүген узган Казан Башкарма комитеты органнары җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсендә әлеге мәсьәлә беренче булып каралды.

Шәһәр хезмәтләре алдындагы төп бурыч - Сабантуйга кадәр шәһәрне чистарту. 21 июньгә бәйрәм алдыннан шәһәрне санитар чистарту буенча гомумшәһәр чарасы уздыру билгеләнде. Кешеләр ял итәчәк урыннарда инде хәзердән үк биобәдрәфләр һәм чүп контейнерлары урнаштырыла.

Ә хәзерге вакытта Казаннан көн саен 1500 тонна каты көнкүреш калдыклары чыгарыла – бу узган елгы белән чагыштырганда 21 процентка артыграк. Шәһәрдә җиһазландырылган контейнер мәйданчыклары җитмәү сизелә, бу бигрәк тә шәхси секторга кагыла. Әлеге проблеманы хәл итү өчен шәһәр хакимияте биредә яшәүчеләр белән каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга һәм яңа контейнер мәйданчыклары оештыруга килешүләр төзи.

Шәһәрне чистартуга зур өлешне икенчел чимал кабул итү пунктлары кертә. Аларга инде хәзер үк чыгарыла торган гомум чүп-чар күләменең 10 проценты туры килә. Әмма торак-коммуналь хуҗалык комитеты исәпләре буенча, икенчел чимал кабул итү пунктында 3 контейнер мәйданчыгы булырга, ягъни пунктларның саны 600ләп булырга тиеш. Бу юнәлештә дә эшләр алып барыла.

Элеккечә санкцияләнмәгән чүп-чар өемнәре җитди проблема булып кала бирә. Ел башыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү кагыйдәләрен бозу очраклары буенча 4400 беркетмә тутырылган һәм 5 миллион сум күләмендә штраф салынган, әмма бу гына хокук бозучыларны туктатып калмый.