И.Метшин: «Бу эшкә никадәр күбрәк кеше җәлеп итә алсак, шуның кадәр отачакбыз»

Эш кораллары, транспорт өчен юл йөрү рөхсәт документлары бүгеннән әзерләнгән булырга тиеш дип саный Казан шәһәре башлыгы

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бер атна алдан хәбәр ителгәнчә, 18 апрель көнне Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча гомумшәһәр өмәсе үткәреләчәк. Бүген мэриядәге «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр башлыгы Илсур Метшин аңа әзерлекнең барышы хакында кызыксынды.

Шәһәрне матурлау-бизәү комитеты җитәкчесе Роза Җаббарова китергән мәгълүматларга караганда, өмә көнне шәһәрдән чүп чыгару өчен техника бирелгән, алар участокларга бүленгән. «Бу эшкә никадәр күбрәк кеше җәлеп итә алсак, шуның кадәр отачакбыз, чөнки үзе шундый өмәдә катнашкан кеше урамга чүп ташлап калдырмас. Бар халык белән бергәләп тырышып эшләп, шәһәребезне берьюлы чистартырга кирәк», - дип белдерде мэр. Шәһәр предприятиеләре, район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул эш кораллары, транспорт өчен юл йөрү рөхсәт документлары бүгеннән әзерләнгән булырга, кайсы урыннарда эшләргә кирәклеге алдан хәл ителергә тиешлеген, рәсми булмаган чүплекләрне бетерергә кирәклеген искәртте.

Ләкин, Р.Җаббарова сүзләренчә, кар эреп, аз гына вакыт үтүгә карамастан, рөхсәт ителмәгән 72 урындагы былтыргы чүплекләргә яңалары өстәлгән, нәтиҗәдә, алар саны 85кә җиткән. Шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренең игътибарына аларның саны буенча түбәндәге мәгълүматларны китерде:

Авиатөзелеш районында – 4,
Вахитов районында – 13,
Киров районында – 15,
Мәскәү районында – 4,
Яңа Савин районында – 2,
Идел буе районында – 13,
Совет районында 18 шундый чүплек бар һәм районнар буенча бу мәгълүматлар тулы түгел, былтыргы проблема, яман чир кебек, янә калкый чыга тора.