Былтыр Казан торакны капиталь ремонтлау буенча, әйтик, Түбән Камадан сыйфат ягыннан калыша

Эшнең сыйфаты һәм башкарып чыгу сроклары безнең, шәһәр җитәкчелегенең, һәм ремонтланасы йортларның хуҗалары контроленнән тора, дип саный Казан шәһәре мэры Илсур Метшин

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимияте җитәкче органнары башлыкларының мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәр башлыгы республиканың социаль ипотека һәм торакка капиталь ремонт ясау программаларының башыры мәсьәләләренә тукталды.

Мэр сүзләренчә, быел Казанда әлеге программаларның үтәлеше хакында көн саен хисап ясала. Социаль ипотека буенча республика башкаласында 300 мең кв.м гомуми мәйданда торак төзү планлаштырылган һәм йортлар, нигездә, Авиатөзелеш, Совет районнарында салыначак. «Казанда капиталь ремонтка исә 3 млрд. сумнан артык акча каралган, ул 399 күп катлы торак йортка планлаштырылган. Узган елны Казан торакны капиталь ремонтлау буенча, әйтик, Түбән Камадан сыйфат ягыннан калыша һәм бу кимчелекне алга таба булдырмау таләп ителә. Быел подряд оешмаларын сайлап алганда былтыр үзләрен начар яктан күрсәткәннәрен конкурста катнаштырмадык. Бу эшләрнең сыйфаты һәм башкарып чыгу сроклары безнең, шәһәр җитәкчелегенең, һәм бигрәк тә сыйфатлы башкарылуы ремонтланасы йортларның хуҗалары контроленнән тора», - дип басым ясап әйтте И.Метшин.