Илсур Метшин җитәкчелегендәге делегация Португалиягә китте

Илсур Метшин җитәкчелегендәге делегация Португалиягә китте

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов, аның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Көнбатыш Ауропа илләренә эш сәфәре белән китте.

Казан мэриясенең мәгълүмат-аналитика бүлегеннән хәбәр итүләренчә, күмәкләп сәяхәт кылу туризмын оештыру тәҗрибәсен өйрәнү, мәдәни һәм эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан, башкалабыз делегациясе 12-13 декабрь көннәрендә Португалиянең Фатыйма һәм Франциянең Лурд шәһәрләрендә булачак.

Сәфәр барышында Фатыйма провинциясе мэры Дэвид Катарино, изге Фатыйма шәһәренә хаҗ кылу буенча Департамент директоры атакай Клементи Дотти, Лурд мэры Жан-Пьер Антиганав, Лурд епископы Жан Перрье белән очрашу планлаштырылган. Казанның Ауропа шәһәрләре бергәлегендә интеграцияләнү мөмкинлеге хакында да фикер алышу күздә тотыла. Фатыйма һәм Лурд шәһәрләреннән тыш, әлеге бергәлеккә Честохово (Польша), Лоретти (Италия) һәм Алтеттинг (Германия) калалары керә.

Башкалабыз делегациясе 1970 елдан 1993 елга кадәр Казан Изге Ана иконасы сакланган Византия часовнясында да булачак. Төрле ил башлыкларының кыйммәтле әйберләре куелган Фатыйма шәһәрендәге дөнья Апостолаты Халыкара сәүдә йортында Казан кунаклары «Fatima – Luz e Paz» күргәзмәсе белән дә танышачак. Шулай ук Фатыйма шәһәренең әйләнә-тирәсе буйлап хаҗилар үтә торган маршрут буенча тур оештыру да күздә тотыла.

Лурд каласында делегация хаҗ кылу үзәге инфраструктурасы һәм медицина үзәге белән танышачак. Делегацияне Фатыйма Апостолаты башкаручы директоры Майкл Ля Корте озатып йөри. Сәфәр барышында хаҗ кылу турларын оештыру тәҗрибәсен, шәһәр идарәсе үзенчәлекләрен өйрәнү белән бергә, хаҗ кылу үзәкләре эшчәнлеген тәэмин итүдә шәһәрнең нинди роль башкаруына да игътибар ителәчәк.