Казанның Вахитов районында капиталь ремонт ясарлык дәрәҗәне узган җимерек йортлар бар

Әлеге йортларның бик тузган булуы һәм, халкын яңа фатирларга күчергән очракта, аларның социаль ипотека буенча түләргә хәлләреннән килмәү проблемада төп сәбәп булып тора, ди район башлыгы Р.Шакиров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанның Вахитов районындагы торак йортларның 275е (ягъни 35 проценты) ремонт таләп итә, моның өчен 2,2 млрд. сум акча кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауда ярдәм фонды программасына ярашлы рәвештә, быел районның 49 йортына 386 млн. сумлык ремонт ясалган, бу исә былтыргыдан 4 тапкырга күбрәк сумма. Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, районның 5 меңнән артык кешесенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкин булды, дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә чыгыш ясаган әлеге район хакимияте башлыгы Руслан Шакиров.

 Ремонт эшләре башкарганда яңа технологияләргә таянып, Коротченко, Калинин урамнарындагы йортларның тышкы ягын төзекләндергәндә керамогранит белән тышлау, хисап системасы урнаштыру һәм җылылык бирүне кирәгенчә үзгәртә алу мөмкинлеге җылылык энергиясен чама белән 20 процентка янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дип планнары белән уртаклашты ул. Быел 8 айда Вахитов районында былтыргыдан 2,5 тапкырга артыграк - 107,8 мең кв.м. гомуми мәйданда торак тапшырылган. «Торак мәсьәләсендә эшләр күләмле булса да, күчемсез милек базарында сорау кимү, ипотека кредиты кризисы 2010-2011 елларда кулланылышка тапшырылачак йортларның һәм биналарның санын кимүгә китерәчәк һәм бу котылгысыз», - дип, район җитәкчесе авария хәлендәге торак фондыннан халыкны күчерү проблемасы кала бирүен басым ясап әйтте.

Аерым алганда, Кави Нәҗми ур., 10, Мәскәү ур., 28, Япеев ур., 9, Коротченко ур., 26 һәм Дзержинский ур., 18 нче йортлар  җимерелергә тора, аларда капиталь ремонт ясау һәм социаль ипотека буенча фатирлар бирү, әлеге йортларның бик тузган булуы һәм ул йортларда торучыларның түләргә хәлләреннән килмәү сәбәпле, һич мөмкин түгел, дип белдерде Р.Шакиров. «Шуңа күрә районга яңа инвесторлар җәлеп итү, алар өчен эш шартларының яхшыракларын тәкъдим итү, инженерлык коммуникацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын  төзүдә, тузган һәм җимерелү куркынычы булган йортлардан халыкны күчерүдә уртагыннан финанслауны күздә тоткан проектларны эшкәртү һәм гамәлгә ашыру отышлы булачак», - дигән фикердә ул.