Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 8,3 мең тонна кар чыгарылган

Хәзер Казанда 512 юл хезмәткәре һәм 334 махсус техника урамнарны кардан чистарта

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 8,3 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Кардан чистартуга 529 юл хезмәткәре һәм 723 махсус техника, шул исәптән, 110 катнаш юл машинасы, 63 “Бошунг” машинасы, 157 трактор щеткасы, 31 грейдер, 69 фронталь төяү машинасы, 64 “Барсик” төяү машинасы, 181 үзбушаткыч җәлеп ителгән.
Бозлавыкка каршы 759,8 т материал кулланылган.
Бүген Казанда 512 юл хезмәткәре һәм 334 махсус техника урамнарны кардан чистарта.