Казанда биналар төзүче компанияләрнең күбесе чүпне законсыз чыгара

Казанда биналар төзүче компанияләрнең күбесе чүпне законсыз чыгара

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген Казан мэриясендә шәһәрне төзекләндерү штабы утырышы узды. Бу атнада ул башкала юлларын һәм ишек алларын яктырту, күп яруслы машина кую урыннары төзү, төзелеш калдыкларын чыгару һәм җәен шәһәргә зыян салган давыл нәтиҗәсен тулысынча бетерүгә багышланган иде. Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Иршат Минкин, Рөстәм Нигъмәтуллин, Мансур Хафизов һәм шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү өлкәсенә караган җитәкчеләр катнашты.

Казан администрациясенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Эрнест Мәүлетов башкалабызда төзелеп килүче объектлардан чүпне чыгару мәсьәләсенә тукталды. Мәгълүм булганча, бүген Казанда 772 объект сафка бастырылып килә. Аларның бары тик 491ен төзү өчен рөхсәт бирелгән. Бу бер мәсьәлә. Ләкин алардан калган чүп-чарны да дөрес транспортларга һәм тиешле урынга ташларга кирәклеген дә онытмау мөһим.

Биналар төзелә торган урыннарның тирә-юньгә зыян китермәвен, санитар-экология таләпләрнең саклануын тәэмин итү өчен, Казан Башкарма комитеты Эчке эшләр министрлыгының тирә-як мохит өлкәсендәге хокук бозулар белән көрәш идарәсе белән берлектә әлеге объектларга рейдлар үткәрә башлады. Алар иң беренче чиратта компаниянең әлеге объектны төзү өчен бирелгән лицензиясен һәм чүпне чыгаручы компанияләр белән төзелергә тиешле документлар барлыгын тикшерә.

“Әлеге көнгә бары тик 65 төзелеш оешмасының гына мондый килешүе бар. Алар төзелеш чүп-чарын чыгару максатыннан, “Идел буе экология компаниясе”, “Чиста шәһәр”, “Кама-ресурс”, “Агросервис” һәм башка ширкәтләргә мөрәҗәгать иткән”, -дип сөйләде Эрнест Мәүлетов.

Ул үз чыгышында Салмачи бистәсендәге карьер тирәсендәге җир уңдырышлыгын арттыру һәм чүпләрне чыгару буенча Казан Башкарма комитеты тарафыннан билгеле карар кабул ителгәнен хәбәр итте.

“Кайбер төзелеш ширкәтләренең үз территориясендә калдыкларны күмеп калдыру очраклары булган. Төзелеш эшендә кулланылучы полимер һәм рубероид материаллар тирә-юньга аеруча зыян сала бит”, -дип ассызыклады Иршат Минкин да сүз алып. Ул чүп чыгаручы компанияләрне дә игътибардан читтә калдырмаска кирәклегенә, җыела торган чүпнең нинди формада һәм кая чыгарылуын контрольдә тоту мөһимлегенә басым ясады.