И.Метшин: «Читтән ярдәм булмаса, 2009 ел Татарстан башкаласы өчен үтә авыр булачак»

Бүген шәһәр Думасының 41 нче сессиясендә барган бюджет каралышында Казан шәһәре мэры әнә шулай дип белдерде

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быелга Казан шәһәре бюджетының керем өлеше, алдан карап кабул ителгән 13 482 млн. сумнан 220 млн. сумга киметелеп, 13 262 млн. сум тәшкил итәчәк. Чыгымнар исә 14 344 млн. сумнан 82,9 млн. сумга артып, 14 427 млн. сумга җитәчәк.

 Бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә шәһәр бюджетының 2009 елга һәм пландагы 2010, 2011 елларга каралган бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү проекты буенча чыгыш ясаган Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов әнә шулай дип игълан итте.

Бу үзгәрешләрнең сәбәпләрен исә докладчы шәһәр икътисадына финанс кризисының тискәре йогынтысы белән аңлата: быел 5 айда республика башкаласының керем өлеше, былтыргы шул ук вакыт белән чагыштырганда, 11,5 процентка, ягъни 425 млн. сумга кимегән. Аның сүзләренчә, быел шәһәрнең бюджет оештыручы зур предприятиеләренең хәзерге шартларда эшчәнлеген бәяләп, I кварталда бюджетка кергән акчаның суммасын исәпләгәннән соң, еллык бюджетның керем өлеше фаразланганнан 188,6 млн. сумга кимрәк булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, керемгә салымнар да киметелеп исәпләнәчәк: фаразлар буенча, физик затларның керемнәренә салым алдан исәпләнгәннән 510,3 млн. сумга киметелеп, 4 449 млн. сум дип билгеләнә; гадиләштерелгән салым салу системасы кулланып салым алу, беренче планда билгеләнгәннән 100 млн. сумга киметелеп, 395 млн. сум тәшкил итәчәк һ.б.

 Салымнан булмаган керемнәр суммасы, төзәтмәләр керткәннән соң, 421,7 млн. сум дип планлаштырылды, ә ирекле керәчәк сумма - 31,4 млн. сумга кимрәк.
 
 Казан бюджеты дефициты күләменең соңгы чиге исә 302,9 млн. сумга арттырылып, 1 164,5 млн. сум итеп билгеләнде.

Сессия эшенә рәислек иткән шәһәр мэры Илсур Метшин шәһәрнең финанс хәле мәсьәләсендә борчылуын белдереп, муниципаль бурычны каплау өчен генә дә 1 млрд. сумнан артык акча китәчәген, 4 млрд. сум кредит алу сәбәпле, муниципалитетның яңаларын җәлеп итү мөмкинлеге юклыгын искәртте. «Читтән ярдәм булмаса, 2009 ел Татарстан башкаласы өчен үтә авыр булачак», - дип басым ясап әйтте ул. Чөнки Россия Федерациясе субъектларга гына кредит бирә, ә Татарстан 15-20 млрд. сум бюджет кредиты җәлеп итә, дип аңлатты мэр.

Депутатларның күпчелек тавышы белән, бюджетка тәкъдим ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр кабул ителде.