Шәһәрне матурлау-бизәү өлкәсендә административ-техник инспекция оешачак

Казан территориясендә булган барлык һәйкәлләрне, монументларны һәм истәлекле урыннарны капиталь төзекләндерү мәсьәләсендә аның уңай йогынтысы булыр

             (Казан, 11 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, шәһәр районнары җитәкчеләренең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин, Казанда 9 Май – 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгы уңаеннан әзерләнгән чаралар югары дәрәҗәдә уздырылды, дип бәяләп, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “9 Майда Казанның барлык тамаша мәйданчыкларында 70 меңләп кеше бәйрәм итте, кич белән Казанның Меңьеллыгы мәйданында – 20 меңнән артык, әйтергә кирәк, бәйрәм кәефен бозарлык нинди дә булса зур тәртип бозулар күзәтелмәде”, – дип канәгатьлек белдерде ул. Аннары мэр 14-19 майда шәһәребездә үткәреләчәк “Россия студент язы-2009” Бөтенроссия фестиваленың финал фестивален да шулай ук иң югары дәрәҗәдә оештырып уздыру бурычы куйды.

 

            Элегрәк булган шундый ук киңәшмәләрнең берсендәге тәкъдимен кабатлап, шәһәр башлыгы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын зурлап бәйрәм итүгә әзерлекне быелдан ук башлап, җәй беткәнче, 1 сентябрьгә кадәр, Казан территориясендә булган барлык һәйкәлләрне, монументларны һәм истәлекле урыннарны (һәр райондагы шундый урын һәм объектның паспорты булдырылган, башкарыласы эш билгеләнгән) капиталь төзекләндерү максаты куйды, тулы тәртипкә китерүне таләп итте. Моның өчен үз көчебезгә бизнес һәм химаячеләр ярдәменә таянырга, соңгыларын уртак эшкә җәлеп итәргә кирәк, дип басым ясап әйтте ул. Шәһәрне матурлау-бизәү, уңайлыклар белән тәэмин итү өлкәсендә төзеләчәк административ-техник инспекциянең дә, мэр сүзләренчә, бу мәсьәләдә уңай йогынтысы булыр дип ниятләнә.