Мэр Яңа Савин, Мәскәү районнары башлыкларына РФ Оборона министрлыгы медальләрен тапшырды

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановка исә “Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен” медале 7 майда Кремльдә тапшырылган иде

             (Казан, 11 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетындагы чираттагы “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин РФ Оборона министрлыгының ведомство бүләген - “Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен” медальләрен Яңа Савин районы җитәкчесе Тимур Алибаев белән Мәскәү районы башлыгы Александр Лобовка тапшырды. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановка исә андый медаль алданрак, 7 майда, Казан Кремльдә тапшырылган иде.

 

Министрлыкның зур бүләкләре яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш керткән, хәрби хезмәткә әзерләү һәм быелгы чакырылыш хезмәткә озату эшләрендә уңай нәтиҗә күрсәткәннәре өчен лаек дип табылды, дип белдерде мэр. Гомумән, РФ субъектлары арасында Татарстан шуның буенча игълан ителгән конкурста янә I урынга чыкты (2007 елда ил буенча – II һәм Идел буе-Урал хәрби  округы буенча I, былтыр  тулысынча I урында иде) һәм РФ Оборона министрлыгының шул хакта әмере бар.