Заман һәм без//УЗГАН ГОМЕР — АККАН СУ//3 март, №9

Заман һәм без//УЗГАН ГОМЕР — АККАН СУ//3 март, №9

Сагындыра, яшьлек еллары сагындыра. Шул вакытларны искә алып, һәр елны 2 март иртәсендә Бауман урамы, 19нчы йортка киләм. Матбугат йорты… Аның баскычлары буйлап өченче катка күтәреләм. Ярты гасырдан артык гомер үткән. Димәк, минем хезмәт юлыма, журналистикага аяк басуыма да 51 ел.

Шушы баскычлардан тәүге тапкыр 1954 елның 2 мартында күтәрелеп, КПССның Татарстан өлкә һәм Казан шәһәр комитетлары, ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы органы булган “Совет Татарстаны” газетасы редакциясенә килгән идем.

Хәтердә ул көннәр, мәңге хәтердә. Күңел түрендә тирән уелып калган тынгысыз хезмәт юлында ясалган тәүге адымнарны, тарихи шәхесләр белән очрашуларны, журналистикада азау теш чыгарган өлкәннәр белән иңгә-иң торып эшләгән елларны онытырга мөмкинме соң?

51 елдан артык гомер маңгайда тирән сырлар калдырып, шомырттай кара чәчләргә кырау салып, агымсулар кебек сизелми генә үтеп тә киткән. Ә хезмәт юлымны башлаган, япь-яшь көенә сихри могҗизалар дөньясына алып кергән “Ватаным Татарстан” (ул елларда “Совет Татарстаны” иде) газетасы да 85 еллыгын билгеләп үтте.

Шушы коллективта хезмәт иткән яшьлек елларым кино кадрларыдай күз алдымнан уза. Әле дә хәтеремдә: әйе, 1954 елның март иртәсе иде. Һәр җирдә — яз сулышы. Урамнар чиста, матур. Мин — университетның соңгы курс студенты, диплом вакыты. Курка-курка гына Бауман урамындагы 19нчы йортның авыр имән ишекләрен ачам, киң баскычлар буйлап өченче катка күтәреләм, уңга борылам. Ул елларда “Совет Татарстаны” газетасының редакциясе шунда урнашкан иде. Матбугат йортының мәһабәт тәрәзәләреннән көлтә-көлтә булып кояш нурлары коела. Мин бирегә университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, диплом җитәкчем , ул чакта әле филология фәннәре кандидаты, язучы Хатыйп ага Госманов тәкъдиме белән килдем.

— Редакциянең мәдәният бүлегенә әдәби хезмәткәр сорыйлар, газеталарда мәкаләләрең күренгәли, барып кара әле. Анда бүлек мөдире Фатыйх Мөсәгыйтькә мөрәҗәгать итәрсең, — дигән иде ул.

Килдем, үземә кирәк бүлмәне эзлим. Ишекләрдәге күрсәткечләрдә бүлек исемнәре: “Хатлар бүлеге”, “Авыл хуҗалыгы”, “Совет тормышы”, “Пропаганда”, “Мәдәният һәм мәктәпләр тормышы”… Бермәлгә ишек төбендә тукталып калам. Әһә, миңа шунда керергәдер…

Батырлыгымны җыеп, ишек шакыйм. Начармы-яхшымы – университетның соңгы курс студенты бит, тагын ярты елдан мөстәкыйль тормышка аяк басасы. Аннары, студентлык елларында азмы-күпме күренекле фольклорчы Хәмит ага Ярми җитәкчелегендә Татарстанның төрле районнарында җыр-әкият җыеп йөргәндә шактый ук чирканчык алган егет.

— Әйе, керегез, — дигән тавыш ишетүгә, ишекне ачтым.

— Исәнмесез, миңа Фатыйх абый кирәк иде, — дигән булдым, кыюсыз гына.

— Без ике Фатыйх монда, сиңа кайсысы – Мөсәгыйтеме, Хөсниеме?

— Мин университеттан. Хатыйп ага җибәргән иде.

— Ә…ә…ә… Алай булгач миңа. Түрдән уз, утыр.

Фатыйх абый көрәктәй уч табанын сузып (әллә инде миңа гына шулай тоелды) ипләп кенә исәнләште, кечкенә өстәл артындагы урындыкны күрсәтте. Утырдым.

Бүлмә зур түгел. Түрдә, тәрәзә буенда зур агач кисмәктә, тирә-юньгә хуш ис таратып, түшәмгә кадәр сузылган каен гөле үсеп утыра. Алга китеп булса да әйтим, Фатыйх абый бу гөлне гомере буе кадерләп, йөрәк өянәге булып, редакциядән киткәнче күз карасыдай саклады. Суларын сибә, ашламаларын да вакытында, бик төгәл бирә торган иде. Шушы гамәленә карап кына да мин аны каты бәгырьле дип әйтә алмас идем. Дөрес, туры сүзле иде ул, хәтерең кала дип тормады, әйтәсен курыкмый әйтә торган иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Тәүге танышуыбызга ук, сүзне озакка сузмый гына, турыдан-туры башлады. Әти-әнием, аларның чыгышы, гаилә хәлләре турында сорашты, социаль хәлем белән кызыксынды. Туганнарым халык дошманнары түгелме янәсе. Ул елларда шулай, белгечләрне эшкә алганда кемнең кемлеген энәсеннән җебенә чаклы тикшерә торганнар иде.

Кирәкле документларны тутырып, автобиографиямне татарча язып, эшкә алуларын үтенеп, мөхәррир Галим абый Рябков исеменә гариза калдырдым. Эшне тиз тотарга яраткан Фатыйх абый, шул минутта ук кәгазьләремне җыеп, мөхәррир янына кереп китте. Тиз генә әйләнеп тә чыкты.

— Иртәгә редколлегия утырышы, сәгать унга килерсең, — дип мине озатып калды.

4 март иртәсе. Мин эчке бер дулкынлану белән, кыяр-кыймас кына редакциягә килеп, Фатыйх абый янына кердем. Ул мине ияртеп, мөхәррир бүлмәсенә алып китте. Бирегә журналистиканың ул чордагы асслары җыелган. Ул чагында мин Фатыйх Мөсәгыйтьтән кала беркемне дә белмим әле. Галим абый бүлмәдәгеләрне минем анкета белән таныштыра. Колакларым ишетми, күзләрем күрми. Менә ул редколлегия әгъзаларына мөрәҗәгать итте.

— Я, егеткә сорауларыгыз бармы, коллективка алабызмы?

Сорау бирүче булмады. Минем хәлне аңлаганнардыр, күрәсең...

Редколлегия әгъзалары таралыштылар, Фатыйх абый да мине үз бүлмәсенә алып китте. Кулыма ручка-каләм тоттырды, алдыма кара савыты китереп куйды һәм хәбәрчеләрдән килгән бер кочак хатларны өйде.

— Менә сиңа хәбәрләр, укучыларның хатлары. Газетага барырлыкларын эшлә, ярамый икән, сәбәбен әйтеп, авторларына хатлар язарсың.

Сүз уңаеннан шуны әйтим, ул елларда хәзергедәй авторучкалар, диктофоннар да юк иде. Һәр хатның авторына, язмасының ни өчен газетада урнаштырылмавын әйтеп, җавап язарга кирәк иде. Их, ул вакыттагы мәгълүмат чараларының, матбугатның роле. Сагынып сөйләргә генә калды.

Шул көнне үк мөхәррирнең “2 марттан, бер айлык сынау шарты һәм 880 сум хезмәт хакы белән, редакциянең мәдәният бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп алырга” дигән әмере чыкты.

Журналистлык хезмәтемнең тәүге адымнары әнә шулай башланды. Әдәбиятыбызның аксакаллары, күп кенә язучылар, әдәбият-сәнгать белгечләре, композиторлар, галимнәр, күренекле журналистлар белән шул елларда таныштым. Катлаулы, авыр хезмәт юлына басуым белән иң беренче булып мине күрше бүлмәдә, әдәбият бүлегендә эшләүче Фатыйх Хөсни, Мөхәммәт Садри тәбрик итте. Озак еллар алар белән аралашып, дус булып, фикер алышып яшәдем. Яңа чыккан китапларга, кинофильмнарга язган рецензияләрем алар аша уза торган иде. Нури ага Арслановның аталарча биргән файдалы киңәшләре онытылмый. Күренекле шагыйрь ул елларда редакциядә рәссам булып эшли иде. Сөекле композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев белән тәүге танышуым да редакциядә булды. Аның бәләкәй, йомшак кулларының җылысы әле дә йөрәк түремдә саклана.

— Эшлә, акыллым, иҗат ит, хезмәтеңдә уңышлар телим, — дигән иде ул.

Ул елларда редакция бүлмәләрендә күренекле шәхесләребез күп һәм еш була торган иде. Чөнки Татарстан Язучылар берлеге, китап нәшрияты, татар һәм рус телләрендә чыга торган барлык газеталар, язучыларның Тукай клубы, хәтта китап кибетләре дә шул бинада урнашкан иде.

Матбугат көннәрен, газета-журналларның юбилейларын билгеләп үткән көннәрдә тагын бер нәрсәне искә төшереп үтәсе килә: ул да булса, анда эшләгән тәҗрибәле, туры сүзле, уйлаганын курыкмыйча, турыдан ярып салырга яратучы журналистлар Фатыйх Мөсәгыйть, Барый Корбанов, Фәтхи Балыкчы, Гавриил Беляев, Мөхәммәт Шәйми, Сәләх Хафизов, Исмәгыйль Усманов, Әхмәт Ишкәев, Фазыл Мөбәрәкшин… Аларның барысын да санап чыгарга мөмкин түгел. Күбесе арабызда юк инде. Ләкин газета төпләмәләрен актарганда исем-фамилияләре чекерәеп күзгә карап тора, истәлекләре буыннан-буынга күчеп якты хатирә булып, алар фатиха биргән әлегә исән журналистлар күңелендә саклана. Ләкин, ни гаҗәптер, өлкән журналистларыбызның иҗаты, алар күтәргән мөһим проблемалар өйрәнелми, хезмәтләренә багышлап дипломнар, диссертацияләр язылмый. Моның өчен мөмкинлекләр дә бар, югыйсә. Университетның журналистика факультетын ел саен дистәләрчә яшьләр тәмамлый. Ләкин татар журналистикасы тарихын, татар журналистларының тормышын, иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр бармак белән генә санарлык, яки бөтенләй юк.

Шул уңайдан тагын бер мөһим проблемага тукталып узасым килә. Татарстан Журналистлар берлеге оештырылуга да ярты гасырга якын вакыт узды. Хәзер аның әгъзалары саны гына да бер меңнән артып китә. Сүз дә юк, зур һәм иҗади эшләргә сәләтле оешма. Әлбәттә, республикабызның танылган, мактаулы исемнәргә, орден-медальләргә лаек булган жур-налистларыбызның исемнәрен, иҗатларын пропагандалау юнәлешендә ул байтак эшләр башкара алыр иде. Ләкин берлектә бу эш белән кызыксынучы юк. Баштарак берлек эшне бик актив башлап җибәргән иде. Төрле секцияләр оештырылды, аларның җитәкчеләре билгеләнде, утырышлары даими рәвештә уздырыла башлады. Ләкин еллар узган, берлек рәисләре алмашына барган саен, иҗат эшләре дә сүлпәнләнде, кабынган учак һаман сүнә барды, секцияләр таркалды. Хәзерге вакытта исә Журналистлар берлеге, минемчә, формаль бер оешмага, үз әгъзаларыннан взнос җыючы оешмага гына әйләнеп калды шикелле. Матбугат министрлыгы булган чагында, журналистларның озак еллар матбугат органнарында эшләгән журналистларның анкеталары тутырылып, алар турындагы мәгълүматларны туплап, ниндидер белешмә чыгару да планлаштырылган иде. Кызганыч ки, бу изге эш тә ярты юлда тукталып калды, министрлык та бетерелде, аның функциясе башка оешмаларга тапшырылды. Югыйсә, республикабыз журналистлары турында аерым бер басма кирәклеге көн кебек ачык. Чөнки Татарстан матбугатын күтәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән зыялыларыбызның исемнәре елдан-ел онытылып бара, хәер, соңгы елларда газета-журналларга килгән яшьләрнең күбесе аларның исемнәрен белмиләр дә инде.

Совет власте елларында без, журналистлар, кем генә булмадык, партиянең уң кулы да, дүртенче хакимият тә идек без. Хәзер кемлегебезне дә белмибез. Ә бит журналист хезмәте язучылар, композиторлар, артистлар һәм башка иҗат кешеләре хезмәтеннән һич тә ким түгел. Алар турында мәгълүматларны туплап чыгарылган китапларны кулыңа аласың да, язучылар, композиторлар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре турында рәхәтләнеп укыйсың. Ә журналистлар турында шундый бер басманың булмавы күңелне бик борчый. Әйтерсең лә, көндәлек тормыш эчендә кайнаучы, халыкка һәр яңалыкны сәгате-минуты белән җиткереп баручы журналистлар моңа лаек түгел! Кызганыч!

Наил ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

1957 елдан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.