Туган телем - иркә гөлем//МӘГАРИФ: ЯШЬ БУЫННЫ НИ КӨТӘ? //11 март, №10

Туган телем - иркә гөлем//МӘГАРИФ: ЯШЬ БУЫННЫ НИ КӨТӘ? //11 март, №10

24-25 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган “Этномәдәни чаралар аша укучыларның мәдәни белемен күтәрү” дигән темага ачык шәһәр фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Беренче көнне әлеге чара секцияләргә бүленеп, аерым темалар буенча җиде районда берьюлы узды: “Мәгариф үзәкләренең милли үзаң тәрбияләүдәге роле” — 54 нче мәктәп, “Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә туган телле һәм этномәдәни мохит булдыру” — Казанның Вахитов районындагы Балалар иҗат үзәге, “Полилингвизм нигезендә укыту-тәрбия процессын оештыру” — 4 нче лицей-интернат, “Татар балаларын рус мәктәп-ләрендә укыту һәм тәрбияләү үзенчәлекләре” — 66 нчы мәктәп, “Мәгарифнең рус этномәдәни чаралары аша укучыларның мәдәни яктан үсеше” — 143 нче мәктәп, “Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион методика һәм технологияләр кулану” — 52 нче мәктәп, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм башлангыч мәк-тәптә туган телдә белем бирүнең күчүчәнлек мониторингы” — 171 нче мәктәптә.

Икенче көнне исә 155 нче гимназиядә югары уку йортлары галимнәре, мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында конференциянең пленар утырышы булды. Укучы яшьләр көче белән әзерләнгән җыйнак кына концерттан соң, “Этномәдәни чаралар аша укучыларның мәдәни белемен үстерү” темасын киңрәк ачу максатыннан, шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов доклад белән чыкты. Аерым алганда, ул республикабыздагы башка милли телләр арасында татар һәм рус телләренең роле; грузин, әрмән, әзәрбәйҗан һ. б. халыкларның балалары укыган күп милләтле якшәмбе мәктәбенең уңай тәҗрибәсе; 2, 16, 18, 155 нче татар гимназияләрен тәмамлаган укучыларның һәркайсы, гомумән, башка милли мәктәп һәм гимназияләрне тәмамлаучыларның да якынча 85 проценты югары уку йортларына керүе хакында искәртте. Шулай ук белем бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешкән 2, 4, 7 нче лицей-интернатларны мактап телгә алырга онытмады. Милли уку йортлары укучыларының токсикомания, наркомания ише заман афәтеннән читтә булулары, тәртип бозып хокук саклау органнарында исәптә тормаулары аеруча игътибарга лаек, билгеле.

Татарстанның ике дәүләт теле дә тирәнрәк өйрәтелсен өчен, рус филологиясе юнәлешендә дә балаларга белем бирү каралган: рус теле һәм әдәбиятыннан рус гимназияләрендә һәм мәк-тәпләрендә 717 рус теле һәм әдәбияты укытучысы эшләсә, татар мәктәпләрендә — 124. Казанда һәрбер рус баласына туган телендә белем алу мөмкинлеге булса да, һәм бу гамәлдә нәкъ шулай, рус этномәдәни компонентлы уку йортларына ихтыяҗ сизелерлек булган. Узган ел дәвамында ике телле төбәк шартларында рус милли гимназиясе моделен шәһәребез галимнәре белән берлектә эш-кәрткәннәр. Шундый урта белем бирү учреждениеләре арасыннан 93, 75 нче мәктәп һәм гимназиянең эше уңышлы санала.

Быел татар балаларының 37 проценты туган телендә укый, ә 61 проценты тәрбия эшләре татар телендә алып барылган сыйныфларда белем ала икән. Шәһәребездәге 187 мәгариф учреждениесенең 47 сендә укыту-тәрбия эшләре татар телендә башкарыла, анда 1631 татар теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәт куя. Башлангычтан ук татар телендә белем алучы балалар 1 нче сыйныфтан башлап инглиз телен тирәнтен өй-рәнәләр, аннары, тора-бара, рус һәм дөнья халыклары мәдәнияте, тарихы белән якыннан танышалар. Барлык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә (анда укучыларның гомуми саныннан 65 процент бала йөри) милли мәдәният бүлекләре оештырылган. Шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы докладында әнә шул мәсьәләләргә аерым тукталды.

Докладчы ассызыклаганча, Казанда, башкалабызның меңьеллыгы белән бәйле рәвештә, һәр укучыга башкалабыз тарихы белән тирәнрәк танышу мөмкинлеге бирү өчен 30-40 минутлык аерым дәресләр үткәрелү күздә тотыла; www.kros.ru адресы буенча портал — Казан региональ бердәм мәгариф челтәре бар, виртуаль татар гимназиясенең проектын тормышка ашыру юнә-лешендә эшлиләр һәм киләчәктә һәр укучыга интернетка керү мөмкинлеге булачак. Мәгариф идарәсе җитәкчесе шулай ук укучыларның ихтыяҗын ачыклау өчен, чит илдә өчәр сәгать этник телдә белем бирү тәҗри-бәсенә таянып, татар, рус, ин-глиз телләре буенча өч мәктәптә эксперимент үткәрергә дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Рус һәм татар телен өйрәтү дәрәҗәсе сыйфат ягыннан бертигез булырлык итеп эшне оештыру, педагогларның белемен күтәрү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән ике арада хезмәттәшлек турында килешү дә төзелүе, шәһәрнең һәр мәктәбе Татарстаннан читтә урнашкан татар мәктәбе белән элемтәдә торуы, аларга уку китаплары белән ярдәм итүләре һ. б. мәсьәләләр буенча да сүз кузгатылды биредә. Чыгышын йомгаклап, И. Галиәхмәтов олимпиадаларда укучылары призлы урыннарга чыккан рус һәм татар телләре укытучылары конкурсында (ул ел саен үткәрелә) җиңүчеләрне ике ел элек Казан мэры имзалаган карар нигезендә Россиядә кабул ителгән 50 минималь хезмәт хакы, ә барлык катнашучыларны 5 минималь оклад күләмендәге акчалата премияләр бирелүе хакында хәбәр итте. Соңыннан исә эш нәтиҗәләре буенча аерылып торган ике дистәдән артык педагогка шәһәр мәгариф идарәсе карары буенча ел дәвамында хезмәт хакына 5 процент күләмендә өстәмә түләү хокукы биргән белешмә белән Мактау грамоталары тапшырды.

Казан дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов чыгышын “Укучыларның мәдәни белемен үстерүдә татар әдәбиятының роле” дигән тема буенча әзерләгән. Мәгариф системасында шәһәр күләмендә нәрсәләр эшләнелгән, нинди мәсьәләләр күтәрелгән — шул турыда сүз башлап, ул гыйнварда Пермь өлкәсендә өч көн, февраль аенда исә Екатеринбургта дүрт көн буе семинарлар үткәреп кайтуы турында хәбәр итте һәм, андагы татар уку китапларының торышына игътибарны юнәлтеп, соңгысында 9,10 нчы сыйныфлар өчен бер генә дә татар әдәбияты буенча дәреслек юклыгын, аларның узган гасырның 80 нче елларындагы искереп беткән дәреслекләр буенча балалар укытуларын, җирле хакимиятнең моңа битараф карашын аерым мисалларда дәлилләп әрнеп сөйләде. Татар матбугатының тиражы елдан-ел кими баруына, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең ябылу хәбәренә нисбәтле карашын да белдерми кала алмыйча, һәр әйткән сүзе йөрәге аша үтеп, тыңлаучыга килеп кадалды.

Ләкин әдәбият галименең аудиториягә җиткерәсе килгән төп фикере ул гына түгел. Татар әдәбиятының дөнья әдәбиятлары арасында шактый зур һәм бай, мең елдан да артык тарихы булуы, татар әдәбиятында бирелгән элеккеге әдәби җәүһәрләребезнең кирәгенчә тирән-тен өйрәнелмәве, Казанның меңьеллыгы белән бәйле шау-шуларда тарихыбызның өске катламы гына күрсәтелеп, 2-3 гасыр һәм аннан арырак тирәнлектәге данлы өлеше һаман да пәрдә артында кала бирүе һ. б. “Бу эштә мактану, шапырыну, һавалану урынсыз, ә бергәләп эшләргә, барын күрсәтә белергә кирәк, чөнки Казан губерна шәһәре генә булмаган! — диюе нигезсез түгелмени?.. Әйе, ничек итсәләр иткәннәр, әмма ата-бабаларыбыз үзләреннән соң килгән буыннар горурланырлык, сокланырлык мирас калдыра алганнар, варисларының гына аңа карашы алай бик куанырлык түгел шул. Хатыйп ага әйткәнчә: — Ә бит анда әхлак тәрбиясенә күп-ме мисал, күпме үрнәк! Үзеңнән соң керсез исемеңне, үрнәк гамәлләреңне калдыр — әдәбиятыбыз борынгыдан ук шуны тукып килә. Бала тарихи, мәдәни һәм әдәби ядкарьләребез белән таныш булсын, мәктәп яшеннән үк күңеленә сеңдереп үссен. Әдәби әсәрләрнең 90 проценттан артыгы өйрәнелмичә һаман да читтә кала бирә. Татар теле дәресләренең әдәбият, рухи мирасыбыз белән кирәгенчә бәйләп өйрәнелмәве исә укучыларның сүз, җөмлә, сөйләм ярлылыгына китерде. Тел — дөньяга билгеле бер халыкның үзе аркылы, тәрәзәсе аша карау. Бу — үзе бер фәлсәфә: аның моңы, тарихы, күңеле шул халык телендә гәүдәләнеш тапкан. Инде республикабыздан читтәге башка төбәкләрдә бала үстерүче татарлар өчен Татарстанның үрнәк булырга тиешлеген аерым әйтеп тормасам да аңлашыла”, — дип, мең тапкыр хаклы әйтә бит ул.

“Рус этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә әдәбият дәресләре аша укучыларга “халыклар мәдәнияте диалогы” аспектында милли һәм гуманлы тәрбия бирү” — Казан дәүләт педагогика университеты доценты Резедә Мөхәммәтшина чыгышында әлеге темага кереп китеп, тестлар яздырганда милли геройлар турындагы сорауга укучыларның 40 проценттан артыгы җавап бирә алмаганын, җавап язучыларның күпчелеге Достоевский, Толстой, Шәймиев, Путин, Сахаров, Шварценегер, Вандам һәм...Человек-Паукны атауларын билгеләп үтми булдыра алмады. Хәер, Көнбатыш мәдәниятенең балаларыбыз күңеленә көн саен салып барган орлыгы шундый “уңдырышлы” шытым бирүе галәмәте инде бу. Патриотик һәм милли тәр-биягә аерым тукталып, мөгаллимә үсеп килүче буында, һичшиксез, милли хисләр тәрбияләү зарурлыгын, ләкин ул эш саклык белән башкарылырга тиешлеген мисалларда дәлилли: “Мәсәлән, рус булмаган исем-фамилия язылган каберташларны ватып-җимереп йөрүчеләрнең вәхшилеге әледән-әле ишетелеп тора. Аларны инде патриотлар рәтенә, милләтчеләргә кертеп булмый — зоологик миллилек бу. Татар һәм рус әдәбиятлары, шулай ук ике милләт дине дә гаделлеккә өнди, теләсә кайсы милләт вәкиленә карата гуманистик хисләр тәрбияли”.

“Идел-Урал” мәгълүмат агентлыгы директоры Альянс Сабиров татар виртуаль гимназиясе концепциясе турындагы фикерләрен нигезләп, интернетта татар мәктәпләре ачу — яшьләр таләбе булуын белдерә һәм укытучыларны игътибарга лаек булырлык иҗади эшләрен шунда тәкъдим итәргә, хезмәттәшлеккә чакыра. Ә инде Казан укучыларының компьютерлар белән тәэмин ителеше ягыннан, аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек Россиянең зур шәһәрләре мәктәпләрендәгеләрнең, хәтта интернетка керү буенча гына түгел, гади текстлар җыю өчен дә куллану мөмкинлеге бездәгедән күпкә түбән.

Уфа шәһәре методик үзәге директоры урынбасары Әлфия Тимербаеваның Башкортстан төбәгеннән чыккан рус һәм башкорт бөекләрен санаудан башланган чыгышы “Башкортстан халыклары телләре турында”гы Законның гамәлгә керүен, анда республикада яшәүче халыкларның телләрне өйрәнү буенча хокуклы булуларын (ягъни теләгән кеше телне өйрәнә ала), республикада башкорт һәм рус телләренең дәрәҗәсен, һәр мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау юнәлешендә эшләүләрен яктыртуга, шул хакта кат-кат ассызыклауга кайтып калды.

Тыңлап-тыңлап та, татар балаларының белем алуы турында бер кәлимә дә сүз ишетмәгәч, Хатыйп аганың: “Уфада, ялгышмасам, 400 меңләп татар яши. Шуларның күпмесе татар телендә белем ала, күпме татар мәктәбе бар? Гомумән, шул хакта анык кына әйтеп бирегез әле”, — дип, аны бүлде-рүенә каршы җавабында Тимербаева: “Башкортстанда хәзерге көндә башкорт, татар, рус, чуаш,.. телләре өйрәнелә — барлыгы алты телдә предметлар алып барыла”, — ди. Билгеле, конкрет сорауга төгәл җавап көткән галим-укытучыны андый җавап канәгатьләндерә алмый: “Ярар. Уфада ничә татар гимназиясе бар, анда күпме бала укытыла?” — ди ул. Бө-тенләй китереп кыскач, Уфа методик үзәге директоры урынбасары: “Уфада 25 нче һәм 84 нче татар гимназияләрендә балалар татарча укытыла, бу мәсьәлә буенча алдан әзерләнеп килмәвем сәбәпле, шуннан ары бернинди дә саннар китерә алмыйм”, — диде. Аннары ул барлык мәктәп һәм гимназияләрдә дә рус теленең предмет буларак керүе, ә башкорт теленең дәүләт теле буларак укыту планына кертелмәгәнлеге, шулай булса да, мәктәпләрдә өйрәнелүе һәм Башкортстанда башкорт, рус телләрен укыту һәм үстерү үзәктә торуы турында белдерде. “Милләтнең киләчәге сәламәт булырга тиеш, бөтен мәктәпләрдә дә сәламәтлекне ныгыту максат итеп куелды һәм шуның аша гына телләрне өйрәнәчәкбез”, — диде ул, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Лотфуллинга Салават Юлаев турындагы китапны бүләк итте.

“Тестлар уздыру — белем бирү сыйфаты белән индикатив идарә итү ысулы” дигән темага чыгыш ясаган Казанның Киров районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айдар Кәримов исә залда урнаштырылган зур гына экран аша күптөрле тестлар белән таныштырды. Әлбәттә, анда һәр мәктәптә һәр укытучының ничек эшләве, укыту сыйфаты һәм укучының белем дәрәҗәсе уч төбендәге кебек күренә.

Казан шәһәре мәгариф ида-рәсе начальнигы урынбасары Марат Лотфуллин җитәкчелегендә барган әлеге конференциядә Хакасия Республикасы Аскиз районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нина Челтыгмашеваның әйтер сүзе үзләрендә муниципаль белем бирү турында булса, калган чыгыш ясаучылар алдагы көндә 7 районда секцияләргә бүленеп язмам башында билгеләп үткән темалар буенча уздырылган чараларда кузгатылган мәсьәләләр, тәкъдимнәр һәм кабул ителгән резолюция-ләрне җиткерүне максат итте.

Әйе, мәгариф системасын яңартканда, заманча технологияләр һәм методикалар кулланып эшләү белән беррәттән, яшь буында милли йөзебез саклану, рухи кыйммәтләребез сеңдерелү мәсьәләләре дә бик мөһим һәм бу хакта һич тә истән чыгарырга ярамый.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.

Фотосурәтләрдә: конференциядән кайбер мизгелләр.

Аяз Хәсәнов фотолары.