Туган телем - иркә гөлем//КАЯ МОНДА МИЛЛИ ХИС?//11 март, №10

Туган телем - иркә гөлем//КАЯ МОНДА МИЛЛИ ХИС?//11 март, №10

“Tatar ile”нең “Туган телем – иркә гөлем” дигән махсус сәхифәсендә анкета тәкъдим иткәнсез.

Анда күрсәтелгән сорауларның берсенә “Татарстан халыклары телләре турында”гы Законны тизрәк гамәлгә кертү өчен мәгариф һәм тулаем дәүләт хакимияте органнарына нинди киңәш бирер идегез, дигән сорауга җавап язарга кирәк дип таптым.

Моннан 250 еллар элек Россиядә патша указлары, чит илләр белән шартнамәләр, аралашу рәсми кәгазьләре ике телдә – рус һәм татар телләрендә төзелгән. Димәк, ул заманда татар телен руслар да белгән, ул гарәп графикасында язылган.

Татарстанда татар теле 20нче еллардагы декрет белән дәүләт теле дәрәҗәсен алуы безгә мәгълүм. Кызганыч, ул кәгазьдә генә калды, гамәлгә ашмады. 1990 елда Татарстанның мөс-тәкыйльлеге турында декларация кабул ителгәч, рәсми ике тел – татар һәм рус телләре дәүләт теле булды. Тик әле хәзергә татар теленең рус теле белән бер дәрәҗәдә кулланылышы турында җитәкчеләребез бик үк кайгыртмый дисәк тә ялгыш булмас. Дәүләт органнарында да, бөтен рәсми сөйләшүләрдә (язу-сызуны әйтмим дә инде) — барысы да рус телендә генә.

Чит илләрдән килгән кунаклар белән дә Татарстанда шул телдә сөйләшәләр. Татарстанга килгән кунаклар татар теленең матур яңгырашын да ишетмиләр, югыйсә, хөкүмәт җитәкчеләребез татар телен яхшы беләләр, ә үзләре һаман “өлкән туган”га яраклашу ягын гына карыйлар. Кайда монда милли хисләр, милли горурлык?

Дәүләт Советында депутатларның шактые – татарлар. Шул ук вакытта татарча бер-ике депутат кына чыгыш ясый, калганнары “белмәс”. Кайчандыр трамвай-троллейбусларда белдерүләр ике телдә әйтелә иде. Менә хәзер 6-7 ел инде игъланнар русча гына, ә кайберләрендә сирәк кенә татарча да әйткәләп куялар. Урам исемнәре, тукталышлар, оешма исемнәре турында әйтеп торасы да юк, андагы ялгышларга да чәч-ләр агарырлык. Боларның барысын да татар халкын мыскыллау, кимсетү дип атар идем.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА.

Казан.