Туган телем — иркә гөлем//ИНТЕРНЕТТА ТАТАР ТЕЛЕН КУЛЛАНЫШ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ//3 март, №9

Туган телем — иркә гөлем//ИНТЕРНЕТТА ТАТАР ТЕЛЕН КУЛЛАНЫШ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ//3 март, №9

Халыкара туган тел көнне Татарстан Республикасы “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында заманча мәгълүмат технологияләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләренең кулланылыш мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Башлап сүз алган Татарстан Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Ким Миңнуллин татар телен кулланылыш мәсьәләләренең кискен торышын билгеләп, ике дәүләт телен дә тигез куллануларын таләп итеп, хәзер инде узган гасырның 20-30нчы елларындагы кебек административ ресурслар кулланып булмавын искәртте. Интернет челтәрендә сайтларның татар телле битләрен сыйфат һәм сан ягыннан арттыру, аларга кулланучыларны җәлеп итү турында барган әлеге киңәшмәдә татар телен камил белгән һәм русчадан төгәл итеп тәрҗемә итә алган кадрларга кытлык күзәтелүе хакында да сүз булды. Татарстан районнарының рәсми сайтларына килгәндә, Актанышның гына сайты ике телдә тәкъдим ителә. Президент каршындагы тышкы элемтәләр департаментының мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Илдар Насыйров белдергәнчә, Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин узган ел ук барлык дәүләт учреждениеләренә дә интернет-ресурсларны татар телендәге битләр белән тулыландыруга игътибарны юнәлтү зарурлыгы хакында хатлар җибәргән булган. Моңа колак салучы Татарстандагы министрлыклардан фәкать Яшьләр эшләре һәм спорт, шулай ук Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыкларын гына телгә алып була. Ә республиканың Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларының шул исемлеккә кермәве аптырашта калдыра, билгеле. Илдар Насыйров фикеренчә, дәүләт оешмалары кулланырлык терминнарның төгәл тәрҗемәләре бирелгән сүзлекләр булса, эш күпкә җиңелрәк булыр иде.

Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең ясалма интеллект мәсьәләләре белән шөгыльләнүче лаборатория җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, татар теле югары технологияләр өлкәсенә үтеп керсә дә, әлеге лаборатория эшкәрткән программалар гамәлдә аз кулланыла. Ә бит ул эш даими рәвештә алып барыла: төзелгән программалар искерә, элеккегеләре урынына яңаларын әзерләп бирәләр. Димәк, техник сәбәпләрне сылтау иткән булып акланырга тырышучыларның дәлилләре биредә урынсыз. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр әзерләнә һәм ике телдә эшләүчеләр өчен ул бик кулай булачак. Әмма, Җәүдәт Сөләйманов кисәтүенчә, Windows һәм LINYX операцияләр системасын татар теленә тәрҗемә итүгә әзерлек эшендә ике куркыныч булуы мөмкин: программаларны татарчалаштыруны башлап та, финанс һәм кадрлар мәсьәләләре хәл ителмәү сәбәпле заман технологияләре үсешеннән артта калып, татар теленең бу өлкәдә дәрәҗәсе төшүгә китерәчәк; әгәр операция системаларының татар версияләре дөньядагы алга киткән компанияләр кебек үк ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, ягъни заман таләбенә җавап бирерлек булып яңарып тормаса, бирелгән акчаны җилгә очыру гына булачак. Ничек кенә булмасын, нәтиҗәдә, төп мәсьәлә финанслауга һәм эшне оештыруга кайтып кала. Татар теле яшәсен өчен компьютер технологияләрен булдыру, ихтыяҗга туры килерлек итеп эшләү зарур.

Бүген сайтларның татар битләрен пропагандалауга ихтыяҗ зур, ә Татарстандагы рәсми сайтларның татар бите булмау исә закон бозу билгесе — “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Рәшит Галямов фикере бу. Рус, татар (кириллица һәм латиницада), инглиз телләрендә битләре булган www.Tatinfo.ru, www.Tatar.ru, www.Tatar.museum.ru сайтларыннан башка электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре арасыннан хезмәтләрен экранда күрсәтүче һәм тәфсилләп сөйләүче, якын киләчәктә тормышка ашырырга ниятләнгән максатлары белән уртаклашучы булмады биредә. Әлеге чарада шулай ук “Татмедиа”ның гаммәви мәгълүмат чаралары һәм нәшрият эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Фәрит Гәрәев, Россия радиосы корреспонденты Җәүдәт Әминов, “Tatar ile” һәм “Татарские края” газеталары баш мөхәррире Шамил Хамматов һәм башкалар сүз алып, кайбер фикерләрен җиткерделәр. Татарстан халыклары телләре турындагы законны тормышка ашыру буенча уңышлы саналган редакция проектларын билгеләп үткәндә грантлар күләмен арттыру да шул өлкәдәге эшчәнлеккә журналистлар игътибарын күбрәк юнәлтү һәм татар интернетын үстерү өчен кызыксындыру чарасы булыр, дигән фаразлар да мисалга китерелде.

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.