Татарстан дәүләт советы сессиясендә//ПРЕЗИДЕНТ САЙЛАНМАЯЧАК, БИЛГЕЛӘНӘЧӘК//3 март, №9

Татарстан дәүләт советы сессиясендә//ПРЕЗИДЕНТ САЙЛАНМАЯЧАК, БИЛГЕЛӘНӘЧӘК//3 март, №9

Эшләр нәкъ шуңа бара. 25 февральдә Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы көн тәртибен раслаганда ук бәхәс нык куерды.

Эш шунда ки, узган елның декабрендә “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законга өстәмәләр кертелгән иде. Шуның нигезендә Россия Федерациясе Президенты субъектларның башкарма хакимиятенең иң югары урындагы затын үзе тәкъдим итәчәк. Ә субъектларның парламентларына әлеге тәкъдимне карап, карар чыгарырга гына кала. Әлбәттә, парламентлар Россия Президенты тәкъдиме белән килешмәскә дә мөмкин. Ул чагында икенче кандидатура тәкъдим ителә. Парламент аны да расларга теләмәсә, Президент парламентны куып тарату хокукына ия.

Шул уңайдан Дәүләт Советы сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр тәкъдим ителде. Көн тәртибен раслаганда депутат Сергей Осколок бу мәсьәләне карамаска, Россия Президентына үз мөнәсәбәтләрен белдереп мөрәҗәгать кабул итәргә тәкъдим ясады. Осколок үз фикерен Россия Конституциясендә республикаларның дәүләт булулары күрсәтелүе белән раслады. Аның карашынча, Конституциянең әле үзгәртелгәне юк. Туфан Миңнуллин да Конституциягә үзгәрешләр кертмәскә өндәде. Гадәттәгечә, ул күп кенә чагыштырулар китереп, язучыларга хас кайнарлык белән чыгыш ясады. Уйламыйча эшләп, безгә ахырдан еларга туры килмәсен дип өстәде. Бүген Россия Президенты тәкъдиме белән килешү Татарстанның дәүләт суверенлыгына, гомумән, дәүләт системасына балта чабу булачак дигән фикерне алга сөрде. “Безнең бүгенге адымыбыз дәүләтебезнең яшәячәген яки яшәмәячәген хәл итү булачак”, — диде ул.

Көн тәртибе расланганчы теге яки бу мәсьәләнең тикшерелүен шәхсән үзем хәтерләмим. Спикер Фәрит Мөхәммәтшин көн тәртибенә кертелгәнче үк әлеге мәсьәлә буенча депутатларның фикерләрен сорады. Моңарчы сессия утырышларында Татарстанның суверенлыгын якламаган Александр Штанин да, Россия Президенты тәкъдимен хупласак, демократия принциплары бозыла дигән фикер әйтте.

Депутат Индус Таһиров карашынча, һәрнәрсәне бер калыпка куу Россиянең җимерелүенә китерәчәк. Ә Россиянең язмышы өчен Мәскәү генә түгел, төбәкләр дә җаваплы. Василий Логинов инде узган ел ук мәсьәлә нигездә хәл ителде, без Россия Дәүләт Думасы кабул иткән законны хуплап чыгыш ясадык, бүген инде каршы килүнең хикмәте юк дигән фикердә иде. Шушы ук фикерне Александр Салий да дәвам итте. Аның карашынча, мәсьәләне тикшерү актуальлеген югалтты. Хәзер инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, федераль закон нигезендә барлык төбәкләр үз законнарын 31 мартка кадәр федераль закон таләпләренә туры китерергә тиешләр икән. Шунлыктан парламентка үз законнарын, шул исәптән Конституцияне дә үзгәртергә туры киләчәк. Әлбәттә, Конституциягә үзгәрешләрне беренче укылышта кабул иткәннән соң да уйланырга, кайбер мәсьәләләрне ачыкларга вакыт кала әле. Ультиматум кую дөрес булмас.

Күпчелек тавыш белән Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәлә көн тәртибенә кертелде һәм утырышта иң беренче булып тикшерелде дә. Докладны Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина ясады. Конституциягә нинди үзгәрешләр кертелә соң? Тәкъдим ителә торган закон зур түгел, ул өч маддәдән тора. Беренчесендә Конституциягә кертелә торган үзгәрешләр, икенчесендә вакытлыча туктатылып торган маддәләр бәян ителә, өченчесе исә законның гамәлгә керү көнен билгели.

Конституциягә өстәлә торган 91-1 маддәсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатураны тәкъдим кергәннән соң 14 көн дәвамында карый. Дәүләт Советы карары депутатларның билгеләнгән саныннан яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала. Конституциягә кертелгән үзгәрешләр нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләренең вакыты 5 ел дип билгеләнә. Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә Президентка республика дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структурасын билгеләү хокукы бирелә.

Конституциянең 91нче маддәсен вакытлыча туктатып тору тәкъдим ителде. Ул маддәдә 30дан яшьрәк булмаган, сайлау хокукына ия һәм Татарстан Республикасының Дәүләт телләрен белүче Татарстан Республикасы гражданының Президент булып сайлана алуы, Президентның яшерен тавыш белән сайлануы, сайлаулар тәртибе республика законы белән билгеләнүе, бер үк затның рәттән ике тапкырдан артыгракка Президент булып сайлана алмавы күрсәтелгән иде.

Бу маддәне туктатып тору турында бәхәс купмады. Ләкин Конституциянең әлеге маддәсе кайчанга кадәр туктатыла, яңадан кайчан гамәлгә керер? Бу хакта хәзергә берәү дә төгәл әйтә алмый. Россия демократик юлга басмаса, гомумән, бу турыда, бәлки, сөйләп тә булмас.

Фикер алышуларда катнашкан һәр депутат ачыктан-ачык үз фикерен әйтергә тырышты. Мәскәү белән, бәлки, конкрет сөйләшүләр үткәрүгә кирәктер диючеләр дә булды. Халык язмышы белән уйнарга ярамавы кат-кат искәртелде. Шулай да депутатлар бүгенге көндә республиканың Төп Законына үзгәрешләр кертми мөмкин түгел дигән фикергә килделәр. Мәсьәләнең сәяси булуын да һәркем аңлый иде. Чөнки федераль закон кабул ителгән, әгәр дә Татарстан законнары федераль законнар белән тәңгәлләштерелмәсә, мәсьәлә суд аша хәл ителәчәк. Бу да бәхәссез. Федераль үзәк үзен һәрнәрсәне закон кысаларында үти дип раслаячак. Күпчелек депутатлар чыгышында нәкъ менә шул фикер яңгырады.

— Без Конституция нормаларын юкка чыгармыйбыз, ә вакытлыча туктатып торабыз. Россиядә бу — вакытлы чара, — диде, фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин.

Президент Минтимер Шәймиев карашынча, эш Татарстан парламентын таратуга барып җитмәячәк, һәрнәрсә акыл бизмәненә салып үлчәнәчәк. Бүгенгә федераль үзәк белән каршылыкка керүнең хаҗәте юк. Чөнки әле без яңа тәртип буенча сайлап карамадык бит.

Парламент “Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы территория сайлау комиссияләре турында” законның аерым нигезләмәләрен гамәлдә булудан туктатып тору хакында да закон проектын тикшерде. Киләчәктә дә федераль үзәк һәм субъектлар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу шактый катлаулы булыр дип уйларга кирәк.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.