Тарих//АЗАТЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШТӘ — ТАТАР КЫЗЛАРЫ//3 март, №9

Тарих//АЗАТЛЫК ӨЧЕН КӨРӘШТӘ — ТАТАР КЫЗЛАРЫ//3 март, №9
Татар халкының азатлык өчен көрәш тарихына күз салсак, аның нигезендә гасырлар буе каһарман ирләр белән иңгә-иң торып көрәшкән һәм гомерләре язгы аҗагандай ялтырап алган меңләгән хатын-кызларыбызның язмышы ята.

Монгол яуларына бәйле вакыйгалардагы Алтынчәч һәм Каракүз образларын искә төшерик. “Җаек аръягыннан килгән килмешәкләр”гә буйсынырга теләмәгән Алтынчәч дус кызы Каракүз белән ил азатлыгы өчен көрәшкә баса... Еллар үткәч, исемнәре җырларга күчә, телдән-телгә йөреп мактала.

Болгар халкының азатлык көрәшендә катнашып, исеме легендага әйләнгән Гайшәбикәне онытып буламы? Иске Казан урыныннан ерак түгел Татар Әйшәсе авылына әле дә аның каберен эзләп килүчеләрнең “Изге Гайшәбикә”гә дога кылулары бик табигый ич. Илбасарлар аны әсир итеп Урта Азиягә алып китәләр, әмма тапкыр кыз тоткынлыктан качып котыла һәм туган якларына әйләнеп кайта. Кайтса, чәчәк атып утырган Болгар иленең хәрабәләргә әйләнгәнен күреп бик кайгыра. Бәхетенә ир туганнары Алтынбәк белән Алимбәкнең Яңа шәһәр салганнарын ишетеп, аларны эзләп таба, гаилә корып, мөселманча матур тормыш итә. Гомере буе балаларга белем бирә, кешеләргә бик күп изгелекләр эшли.

Монгол яуларына каршы тигезсез көрәштә дошманнарга буйсынырга теләмичә җиде кошка әйләнгән кызларыбызга Изге Биләр җирендә мәңгелек мәдхия булып калыккан һәйкәл дә — татар халкының горурлыгы. Ул — гүзәл затларыбызга олы хөрмәт билгесе булып тора.

Инде Казан ханлыгы тарихына карасак, анда горур Нурсолтан, Сөембикә патшабикәләребезнең исемнәре сакланып, халыкны азатлык өчен көрәшкә чакырып торуларын да инкяр итеп булмый. Казан ханлыгы буйсындырылып, коллык дәвере башлангач та, азатлык көрәше туктап калмавы да барыбызга мәгълүм. Ул көрәш төрле төсмерләргә кереп һаман дәвам итә. Шунысы мөһим: бу көрәштә дә ир каһарманнар белән хатын-кызлар янәшә. Башкортстан җирендә сакланып калган һәм Риф Мөхәммәтҗанов табып дөньяга чыгарган җыр хатын-кызларны тарихи асылыбызны онытмаска, бүгенге кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә ирләр белән бергә көрәшкә чыгарга өнди:

Моннан 450 ел элек

нинди ханнар бар иде,

Ятка хезмәт итми идек,

үз халкыбыз бар иде.

Ханымнар калкыгыз!

Нигә артта калдыгыз?

Дошман дигән бәдбәхетнең

җирләре бик тар иде,

Башкаларның кенәзенә

безнең татар хан иде.

Бетмәсләр татарлар,

Менә калкыр калганнар!

…Ханымнар калкыгыз

Нигә артта калдыгыз?

Коллык дәверендә акрынлап халыкның үз көнкүрешендә урнашкан матур гореф-гадәтләрдән, хатын-кызларга хөрмәтле караштан ерагаюы күз алдында. Хатын-кызлар шулай җәмәгать тормышыннан һаман ерагая, тора-бара күбесенең хәлләре тоташ фаҗигагә әйләнә барган диясе килә. Әмма халыкка, яшәешебезгә чит булган мондый хәл белән килешергә теләмәгән гүзәл затларыбыз да күп булган икән. Коллыктан чыгу юлларын, көрәш алымнарын алар гыйлем-мәгърифәт аша эзләгәннәр. Бу хакта безгә халык күңеленнән иңрәп чыккан бәетләр сөйли. Егетләр киеме киенеп югары (рөшди) мәдрәсәдә укып йөргән кызлар хакында чыккан “Җиде кыз бәете”н генә алыйк:

Каргалының урамында

Карга бастым боз диеп.

Унике ел укып йөрдек,

Белмәделәр кыз диеп.

Алтын тәхет эченнән

Очып чыкты ике кош.

Сиксән шәкерт арасында

Укып йөрдек җиде кыз.

Аларның унике ел ир-егетләр арасында белем алулары, алай гына да түгел, югары әхлакка ия булып, хәтта ки үзләренең кызлар җенесеннән булганлыкларын да сиздермичә яшәүләре бүгенге дөньяда аеруча сокландыра, тиңдәшсез кыюлыкларына дәлил булып тора. Йә, тагын кайсы халыкта бар мондый гүзәл затлар?

Аң-белемгә омтылган татар кызларының хәрәкәте соңрак милли азатлык көрәшенең ае-рылмас бер өлешенә әйләнә һәм Россиянең рәсми органнары тарафыннан дәүләт тормышына куркыныч янаучы бер фактор буларак бәяләнә. Мәктәпләр инспекторы А.В.Горячкин Казан уку округы попечителенә 1909 елның 12 октябрендә язган донесениесендә болай ди: “Мөселман хатын-кызлары арасында яңа ысул белән укыту гаҗәеп тиз тарала... Бу хәл киләчәктә рус мәнфәгатьләре өчен көрәштә гаять зур кыенлыклар тудырачак” (ТРМА, 1 ф. 4 язма, 5482 эш, 2 б.). XX йөз башында җәелеп киткән азатлык көрәшенә әнә шул укымышлы кызларыбыз килеп кушылды да инде. Казан губерна жандармерия идарәсе башлыгы Калининның Петербург охранасына җибәргән донесениесендә дә безнең игътибарны җәлеп итәрлек сүзләр бар: “Петербург Политехника институты студенты Абдулсәлам Еникеевның сүзләренә караганда, — дип яза ул, — Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәкләре оешалар икән. Барысы да мәгъ-рифәтчелек аркылы мөселман яшьләрен милли азатлык рухында тәрбияләргә хыялланалар. Аларның иң актив җитәкчеләреннән Абызов, Мөхәммәтгалиев һәм Сәлимә Якуповалар санала”. Бу көрәшнең алгы сафында барган кайбер кызларыбызның исемнәрен атап үтәм. Алар — Хәдичә Ямашева-Таначева, Рабига Габитова, Әминә Терегулова, Суфия, Сара Әхмәровалар, Мәрьям Гобәйдуллина, Фатимаи-Зөһрә, Зәйнәп Саиновалар, Маһирә һәм Мәрьям Мөштәриевалар, Илһамия Туктарова, Шәфика Гаспралы, Рауза Чанышева, Заһидә Бурнашева, Абруй Сәйфи, Гыйзениса Таҗетдинова һәм башка бик күпләр. Ни кызганыч, аларның күбесе Сталин репрессиясе корбаннары булды, кайберләре тормышта сәләтләренә, талантларына лаек хезмәт урыны таба алмады. Әмма эзләре сүнмәде, югалмады дияр идем.

XX гасыр ахырында татар халкының яңа бер талпынуында да хатын-кызлар иң актив катнашучылар булуы күз алдыбызда.

1990 елның яз, җәй айларында Казанда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә Татарстанның мөстәкыйльлегенә ирешү һәм татар теленә дәүләт теле статусы даулап һәркөн саен диярлек оештырылган митингларда меңләгән хатын-кызлар катнашты. Хәтта мәчетләргә йөреп, инде намаз-нияз белән генә яшәргә ниятләнгән хатын-кызларыбыз да бу көрәштән читтә калмадылар. Намазларын хөкүмәт йорты баскычларына утырып укып, Ходайдан Татарстан өчен мөстәкыйльлек сорап дога кылган чаклары да аз булмады аларның.

Иҗтимагый үзәкнең оешкан көннәреннән үк диярлек аның эшчәнлегендә үзләреннән зур өлеш керткән Вафирә Гыйззәтуллина, Фәния Хуҗәхмәт, Гөләндәм Якупова, Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Айсина һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап, рәхмәт сүзе белән искә алу да урынлы булыр.

1991 елның 14 маенда Татарстан Югары Советы депутаты, “Иттифак” фиркасе әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова сәяси ачлык игълан итте. Ул Татарстан җирендә РСФСР президентын сайлауга каршы юнәлдерелгән иде. 15 майда аңа теләктәшлек йөзеннән ачлык игълан иткән фидакарь җаннар арасында хатын-кызларыбыздан Алматы шәһәреннән килгән укытучы Нәкыя Зиннурова, Чаллы шәһәре 82нче балалар бакчасының элекке тәрбиячеләре, икешәр сабый бала аналары Әнисә Нурисламова һәм Гөлнур Хәйруллина, Чаллы “Тәүбә” җәмгыяте әгъзасы, өч бала анасы Гөлсирә Лотфуллиналар бар иде.

Ә милли хәрәкәтнең эчендә кайнаган, Алабуга шәһәрендә гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган Тәскирә ханым Шәрипованы кайсыбыз белми дә, кайсыбыз аның белән горурланмый икән? “Хәтер көннәре”н уздырганда ничәмә-ничә киртәләрне үтеп, дистәләгән машиналар белән Ирек мәйданына күпме милләттәшләребезне алып килә алды Тәскирә ханым.

Татар иҗтимагый үзәгенең 1991 елның февралендә үткәрелгән икенче корылтаена күренекле мөхәррир, фидакарь каләм иясе Фәния Хуҗәхмәт үзе чыгарган “Милләт” газетасын алып килде. Бу газетаның икенче саны иде. Кызганыч, халкыбызның азатлык көрәшенә багышланган һәм тарихыбыз сәхифәләренә кагылышлы мәкаләләре белән күңелгә ошаган бу газетаның гомере кыска булды. Әмма Фәния, Алланың рәхмәте булсын, югалмады, йөз меңнәрчә милләттәшләребезне мөселманча яшәргә һәм асылыбызга кайтуга булышкан “Мөселман календаре” чыгарып (мөхәррир Шәех Зәбиров белән бергә) көрәш ялкынын сүндерми дәвам итә.

Хатын-кызларның азатлык хәрәкәтенә кушылуы татар зыялы кызларының, каләм ияләренең төрле-төрле оешмалары барлыкка килү белән тәңгәл барды. Хатын-кызлар арасында иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне җанландыру, милли гореф-гадәтләрне үстерү максатында төзелгән Бөтентатар хатын-кызлары берлеге “Ак калфак” (җитәкчесе Роза Туфитулова), милләтара мәдәни һәм иҗади эшләрне ныгыту бурычын куйган “Хатын-кыз язучылар ассоциациясе” (җитәкчесе Мәдинә Маликова) нәкъ менә шул күтәрелеш елларында төзелгән иде. Язучы һәм мөхәррир Кояш Тимбикова Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә “Без татар кызлары” дигән очрашулар оештырып, халык күңеленә кереп калды.

Милләт язмышы, киләчәге өчен борчылган һәм бергәләп хәрәкәт итәргә уйлап, төрле берлекләргә берләшкән күренекле, затлы кызларыбызның эшләре югалмас, киләчәктә булса да искә алыныр, тарихларда калыр дип аз гына булса да өметләнәсе килә. Әмма күңелдә борчу да, шик тә юк түгел. Ни дисәк тә, затлы-зыялы кызларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү юлында берни эшләнмәде дип уйларга да урын бар бит. Мәгариф өлкәсендә күпме хезмәт куйган, татар кызлары өчен үз акчасына башта мәктәп, соңрак (1916 елда) гимназия ачкан Фатиха Аитованың исеме шушы көнгә кадәр бер генә уку йортына да бирелмәде ич. Ә милләтебезгә күпме хезмәт иткән, милли моңнары белән баеткан зыялы Сара апа Садыйкованың музее һаман да ачылмый. Ник икән? Мондый фидакарь җанлы, халыкка хезмәтне тормышының максаты итеп куйган, гомерләре яшь буынга менә дигән үрнәк булырлык хатын-кызларыбыз, Аллага шөкер, күп безнең. Яшьләр алардан үрнәк алсын, исемнәрен әйтеп горурлансын иде. Телевизор экраннарыннан көчләп тагылган, халкыбызга бөтенләй ят булган, кеше үтерүдән тәм тапкан яисә тәнен сатып көн күргән надан фахишәләр үрнәген яшьләр белмәсен, күрмәсен иде.

Йә Алла, нинди икән татар кызларыбыз киләчәге?

Тәэминә Биктимерова,

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты.