^"Казан" аэропортында 17.30 сәгатькә кадәр рейслар җибәрелми

^"Казан" аэропортында 17.30 сәгатькә кадәр рейслар җибәрелми

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген "Казан" Халыкара аэропорты 17.30 сәгатькә кадәр ябык булачак. Моның сәбәбе - 3 700 метрга сузылган очу-төшү полосасын кар каплаган. "Казан" Халыкара аэропорты генераль директорының беренче урынбасары Михаил Кондратьев сүзләренчә, бүген 12.30 сәгатьтә самолетларның очу расписаниесендә берникадәр "тынычлык" булгач, аэропортны кардан чистарту өчен ябарга карар иткәннәр. Очу-төшү полосасында махсус техника пәйда булды - кардан чистарту эшләре башланды. Гомумән 1000 тоннадан артык кар чистартылган. Аэропорт 17.30 сәгатьтә самолетлар өчен ачык булачак.