Көн сулышы//КАЗАННЫҢ МЕҢЬЕЛЛЫГЫНА //3 март, №9

Көн сулышы//КАЗАННЫҢ МЕҢЬЕЛЛЫГЫНА //3 март, №9

Свердловски өлкәсенең Әртә районы, Әҗегол авылында бу көннәрдә Казанның 1000 еллыгына багышланган күргәзмә-конкурс игълан ителде.

Күргәзмәнең исемен “Балалар иҗатында татар фольклоры” дип атарга булдылар. Әҗегол балаларының “Күбәләк” исемле фольклор ансамбле җитәкчесе Галия ханым Зәйнуллина инициативасы белән башланган бу эшне ансамбльгә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре бик хуплап каршы алды.

Авылның Мәдәният йортында күргәзмә ясау өчен бөтен бер зал билгеләнде. Бирегә тарихи мәркәзебез Казан шәһәренә, аның тарихына багышланган иң яхшы иншалар, рефератлар, рәсемнәр, милли кием үрнәкләре, бишекләр һәм бишек җырлары, татар милләтенең асылын, аның тарихи үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдыра торган күп төрле башка әйберләр куелачак.

“Күбәләк” балалары һәм Әҗегол мәктәбе укучылары инде бик бирелеп конкурска әзерләнә дә башладылар. Конкурс турында район газетасына игълан бирелде. Райондагы башка мәктәпләр дә бу эшкә кушылыр дип көтелә. Ә инде күргәзмә әзер булгач, аны тәкъдир итү кичәсен үткәрү, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү кебек чараларны уздыруга Екатеринбургта эшләп килүче Милли Медиа-Холдинг җитәкчеләре ярдәм итәргә сүз бирде.

Фәвия Сафиуллина.

Екатеринбург.