Көн сулышы//ЧИРАТТАГЫ ТАТАРЧА ТАПШЫРУ//

Көн сулышы//ЧИРАТТАГЫ ТАТАРЧА ТАПШЫРУ//
Кыргызстан Республикасы телеканалында татарча алып барылган “Туган тел” программасының чираттагы тапшыруы булды.

Тапшыруның мөхәррире Гөлгенә Шонкорова бу юлы ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, Кыргызстанның атказанган тренеры һәм мәгариф отличнигы Минислам Саппаров турында сөйләде. Минислам әфәнде 33 ел буена Кыргызстанның ирекле көрәш стилендәге көрәшчеләрне әзерли. Шушы дәвердә ул өч халыкара класслы һәм утыздан артык республикакүләм спорт мастерын әзерләде. Ул тәрбияләгән спортчылар арасында Европа һәм Азия чемпионнары да, бик күп халык-ара һәм республика ярышларында җиңеп чыгып беренче урыннарны яулаган батырлар да байтак.

Минислам әфәнде һәм аның хатыны Зәйтүнә ханым гаиләдә дә бик абруйлы һәм таләпчән шәхесләр. Алар балаларын милли тардицияләребездә тәрбияләп үстергәннәр. Шушы шә-хесләргә багышланган телетапшыру татар эстрадасының популяр җырчылары башкаруындагы җырлар белән бергә үрелеп барды.

Илдар Сәмигуллин.

Бишкәк.