Очрашу // ТАТАР КҮҢЕЛЕНДӘ БӘЙРӘМ ЯСАУЧЫ

Очрашу // ТАТАР КҮҢЕЛЕНДӘ БӘЙРӘМ ЯСАУЧЫ

Чаллыдан килеп, башкалабыз Казанны соңгы тапкыр ике ел элек концертлары белән рухландырып киткәннән соң, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова февраль аенда яңа концерт программасы белән зарыккан тамашачыларын, ниһаять, куандырырга җыена.

«УНИКС» спорт-күңел ачу комплексында 17 - 27 февральдә узачак әлеге концерт программасының «Гомерем буе көттем бу сөюне...» дип аталуы танылган җырчының бәхеттән тулып ташыган хисләрен җыр-моңга төреп, тамашачысына җиткерергә тырышуыдыр, мөгаен. Соңгы елларда шәхси һәм иҗади тормышының бергә бик уңышлы үрелеп баруы, әлбәттә, ире Габделхәй Биктаһировның 24 кешедән торган «Бәйрәм» ансамбленең җитәкчесе булуын күздә тотам мин, Хәния ханымның җыр сәнгатендә ныклы үз урыны, үз йөзе һәм абруе булуы, ниһаять, гаиләсе белән Казанга күченеп, өр-яңа иркен фатирда яши башлавы, хатын-кыз һәм ана бәхете... Әйе, аз түгел болар — Ходай гына күпсенмәсен!

Концертлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залына журналистлар белән очрашуга килгән җырчының әйтер сүзе шактый җыелган булып чыкты. Ике ел эчендә үзләренең «Бәйрәм» ансамбле белән Россия төбәкләренең шактый күп почмагында булып, йөри торгач, Төньяк Боз океанына җитәргә сиксән, Поляр түгәрәккә кырык чакрымлап кына ара калган. «Татарларның мул тормышлысын да, баракларда чиләнүчесен дә күп күрдек, ә соң-гыларының хәлләре аеруча кызганыч: туган ягыннан аерылып, шундый шартларда сагынып-саргаеп көн күрәләр бит... — ди Хәния ханым әрнеп. — Татар җырын ишетеп, күз яшьләренә чылана-чылана тыңлыйлар алар безне. Ә концерт белән бармый калган шәһәр — Санкт-Петербург, тагын Якутиягә, Карелиягә барыр идем. Шулай да, иң-иң теләгәнем, күптәнге хыялым — туган авылым янындагы елга ярына басып ансамблебыз белән концерт кую. Анда тамашачының күпме булуы алай мөһим дә түгел үзе, сүз дә юк, теләгәне, килә алганы килсен. Әмма шундый сәер хыял менә... Быел 30нчы майда 45 яшь тула миңа, шул хыялым тормышка ашар дип өмет-ләнәм. Ни әйтсәң дә, юбилей бит инде. Май ахырларында табигать тә гаҗәеп матур, һава торышы да тотрыклы була: яңгыры яуса, шунда ук балкып кояшы чыга. Һәрхәлдә, һәммәгезне чакырам. Әй, туган як!.. Башкорт-станның Тәтешле районы Сөләй авылында туып үстем, ләкин авылыбыз таралып бетте — нибары ике генә йортлы булып калды хәзер», — ди, хатирәләре белән уртаклаша. Хәер, балачагы узган, яшьлеге эзләре төшкән, шунда дөньяга күзе ачылган, гаҗәп катлаулы һәм сикәлтәле тормышта үзенә юл яру өчен канат чыгарган туган туфрак күңелдән чыгарлыкмыни?! Әти-әнисе, исән калган бертуганнардан апасы, сеңелесе һәм энесе шунда район үзәгендә, авылда гомер итәләр, һәрдаим үзара элемтәдә торалар, аралашып яшиләр икән. Ире Габделхәйнең Татарстанның Биектау районында гомер йомгагын сүтүче әти-әнисе, туганнары янына, ара якын булгач, ешрак кайтуларын ассызыклый ул.

Журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Хәния Фәрхи сәхнә буенча имидж-мейкерларның икәү — Ольга Пудакова һәм Дмитрий Овчинников булуын, ләкин аларның ул үзе тәкъдим иткән нигез-юнәлештә эшләвен ассызыклады. «Бу дөньяда сөю бар әле» исемле аудио һәм видеокассеталары дөнья күрүен (очрашуга килгән журналистларга бүләк итеп тә өләште аларны), Урал Рәшитов («ул миңа көйләр язучы гына түгел, шәхес буларак та кызыклы», — ди Х. Фәрхи аның турында), Илгиз Закиров, Чулпан Зиннәтуллина, Гамил Исхаков, Фәрит Хатыйпов кебек җыр авторлары белән тыгыз элемтәдә эшләвен, халык күңелен яулап өлгергән җырларны студиядә яңадан яздырып, иҗатына мөкиббән китүчеләргә кайтарып бирергә ниятләвен белдерде. «Татар җырчысы җыр альбомнары сатудан кергән акчага гына яши аламы?» — дигән сорауга, җыр сәнгатендә күптән азау тешен чыгарган һәм үзләренең дә шундый студияләре булган кеше буларак: «Була, күпләр шулай яши, тик ул эш системага гына салынмаган», — ди. Студия дигәннән, Чаллыда калган студияне якын ки-ләчәктә мәркәзебезгә күчерергә ниятләп торалар икән. Экраннарда күрсәтелгән татар клипларының гел бертөрлерәк типта (авыл күренеше, туган-тумача белән чәй табыны артында сыйлану, машинада җилдерү һәм... концерттан өзекләр) булуын, тамашачыны бертөрлелеге белән тәмам туйдырып бетерүен белдереп, шул хакта фикерләрен сорашкач, ул: «Татар эстрадасы өчен чагыштырмача яңа әйбер әле бу. Аның мәктәбе булырга тиеш, ләкин, үкенечкә, бездә ул эшне тиешенчә башкарырдай профессионаллар юк дәрәҗәсендә. Соңгы клибымны Уфада төшергән идек. Турысын әйтәм: алдандым, эшкә мөнәсәбәтләренә таң калдым хәтта. Гәрчә ул компания дәрәҗәле булса да, мин эш нәтиҗәләреннән канәгать түгел. Озакка сузылган бә-хәсләрдән, тарткалашлардан соң, билгеле, яңадан эш-ләтергә туры килде. Декабрьдә дөнья күрәсе клип февральдә генә әзер булыр, ахры, — ди һәм үзе шуны иҗатындагы «матур гына бер скандал» дип бәяли. «Татар җыры» конкурсы темасына күчеп, соңгы елларда телдән төшмәгән әлеге чара хакында фикерләре болайрак: — «Татар җыры» конкурсы яшьләргә сәхнә дөньясына очыш алу өчен үзенә күрә бер «этелеш ноктасы» сыманрак нәрсә: әзер программа, зал тутырып килгән тамашачы, белгечләрнең игътибары башкаручыда һәм башка мөмкинлекләр — фәкать чыгып җырла, сәләтеңне күрсәтеп өлгер һәм шул арада тыңлаучың күңеленә беленер-беленмәс кенә булса да сукмак салып калырга тырыш!»

Киләчәккә күз ташлап, 16 ел тоткан ансамбльнең иртәгәсе хакында да уйламыйча булмый, билгеле. Хәния ханым үзе бу турыда: «Бүген әле җырласам да, кем белә, иртәгә башка эш белән шөгыльләнүем бар. Әгәр кызым бу эшне дәвам итсә, шат булыр идем. Дөрес, Габделхәй каршы төшә, аны үзенчә сакларга тырыша шулай. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: тамашачысыз җырчыларны кызганам һәм кызымның шундый бәхетсез җырчы булуын теләмим. Олы кызыбыз Алияне күздә тотам мин. Студиядә яздырган җырлары бар, тавышы да үзенчәлекле, тик сәхнәгә чыгуы этеп, мәҗбүриләп булмасын. Ә үз теләге һәм булдыклылыгы белән булса, күпкә отышлы бит. Әлегә Казан финанс-икътисад институтының II курсында укый ул. Икенче кызыбыз Алсу исә 16нчы татар-инглиз гимназиясенең 2нче сыйныф укучысы, шунда ук урнашкан музыка мәктәбендә дә белем ала. Хәер, вакыт күрсәтер...» — ди.

Профессиясе буенча актриса булуын, элек К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшләп китүен истә тотып: «Җырлы рольләр башкарырга соңгы вакытта театрга чакырганнары бармы?» — дип кызыксынганнарга, ул: «Бар һәм бер генә театрга түгел, ләкин мин баш тарттым», — дип җавап бирде. Ә татарлар яшәгән теләсә-кайсы төбәккә «Бәйрәм» ансамбле белән гас-трольләргә чыгып китәргә әзерлеген, коллектив белән юлга кузгалыр өчен транспорт һәм башка мөмкинлекләр булуын белдерде. Ләкин ул эшне оешкан төстә, ягъни килешенеп, урындагылар белән алдан хәбәрләшеп башкарырга ки-рәклеген ассызыклады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бу хакта ни уйлый икән? Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән мәдәни багланышлар ягыннан әлеге оешманың тәҗрибәсе бар һәм күптән элемтәләр урнаштырылганны истә тотып, үзеннән-үзе шул сорау калкып чыга һәм бу табигый да...

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.
Фотосурәттә: Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова.