Манзара // ГАРМУНЧЫ ДА, ҖЫРЧЫ ДА

Манзара // ГАРМУНЧЫ ДА, ҖЫРЧЫ ДА

“Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Мин сине шундый сагындым”, “Гомерләр узып бара” кебек җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган күренекле җырчы Айдар Фәйзрахманов Арча төбәгенең Урта Бирәзә авылында туып үскән.

1972 елда Арча урта мәктәбен тәмамлагач, ул Казан дәүләт педагогика институтының (хәзер университет) музыка факультетында укып, баянчы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән җырга тартылу аны 1976 елда икенче югары белем бирү мәктәбенә — Казан дәүләт консерваториясенә алып килә. 1981 елда Айдар Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Бүгенге көнгәчә театрда эшләвен дәвам итә. “Алтынчәч” операсында — Урмай, “Башмагым”да — Галимҗан, “Кар кызы”нда — Бобыль, “Борис Годунов”та — Мисаил һәм башка күп кенә образлар театр сәхнәсендә аның башкаруында гәүдәләнеш таба.

А.Фәйзрахманов бер үк вакытта үзе укыган Педагогика университетында булачак музыка укытучылары әзерли: ул — доцент, вокал кафедрасын җитәкли, ә 2003 елдан Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Рафис КОРБАН.

Р.S. Айдар әфәндене юбилее белән тәбрик итеп, иҗатында һәм тормышында уңышларның иң зурысын телибез.