Кайтаваз // ӨЧЕСЕН ДӘ ҮЗЛӘШТЕРЕРБЕЗ

Кайтаваз // ӨЧЕСЕН ДӘ ҮЗЛӘШТЕРЕРБЕЗ

Татарның соңгы еллардагы рухи тормышын күздән кичерсәк, бер нәрсә игътибарга лаек: татарның яңа рухи үзгәрешенә аяк чалучы татарлар калкып чыкты.

Гомерләрендә өйләренә татар телендәге газета-журналларны яздырып алмаган, татар телендәге радио-телетапшырулар тыңламаган, татар концертларын карамаган бәндәләр татарның латинга күчүенә каршы.

Югыйсә, татар латинга күчеп һич кенә дә кириллицадан баш тартмый бит. Без моны эшләргә дә теләмибез һәм эшли дә алмыйбыз. Чөнки татарлар рус мәгариф челтәрендә белем алалар. Россия дигән Ватаныбызда яшибез, кириллицада язабыз, укыйбыз һәм киләчәктә дә ул шулай булачак.

Бүгенге көндә латинмы, әллә кириллицамы дип сүз куерту — вакыт уздыру гына ул. Самара “Туган тел” татар җәмгыяте һәм милли-мәдәни моxтәрияте җитәкчеләре татар милләте түбәндәге максатны куеп эш башлап җи-бәрергә тиеш дип саный: һәр татар кешесе өч алфавитта укый һәм яза белергә тиеш.

Беренчесе — Россия гражданнары буларак, без ки-риллицада укый, яза белергә тиеш.

Икенчесе — болгар бабаларыбыз бүләк иткән, ислам диненең нигез ташы булган изге китабыбыз Коръән-Кәримне укыр өчен гарәп алфавитын өйрәнү — намусыбыз көзгесе.

Өченчесе — әгәр дә милләт буларак Европа арбасына утырасыбыз килсә, дөнья-күләм мәдәнияттән баш тартмасак, һичшиксез, латин имласын үзләштерергә мәҗбүрбез.

Менә шушы максатларны берләштереп, вакытны сарыф итмичә, бәхәсләшмичә, җиң сызганып, өч алфавитны үзләштерик. Бу бик җи-ңел эш. Беренчесен үз җилкәсенә дәүләт алды. Икенчесен мәчетләребез алсын. Өченчесен үзебез җиңеп чыгарбыз, Аллаһы боерса.

Җәмил ВӘЛИУЛЛИН,
Самара татар милли-мәдәни мохтәрияте җи-тәкчесе,
Шамил БАҺАУТДИНОВ,
“Туган тел” җәмгыяте директоры.