Казанда яңа балалар бакчасы ачыла

Бүген Казанда 17,1 меңгә якын сабый балалар бакчасына үз чиратын көтә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә көннең икенче яртысында Казанның Яңа Савин районында Бондаренко ур., 10а адресы буенча 151 нче номерлы балалар бакчасы ачылу тантанасы булачак. Узган елның сентябреннан бирле яшь ата-аналар көткән шушы шатлыкны уртаклашырга мэр Илсур Метшин да килер дип көтелә.

Яңа салынган өч катлы бинада нәни казанлыларны кабул итәчәк әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 260 балага исәпләнгән. Анда татар һәм инглиз телләре өйрәнү өчен аерым кабинетлар, бассейн һ.б. төр уңайлыклар каралган.

Шәһәр мәгариф идарәсеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, бүген Казанда 17,1 меңгә якын сабый балалар бакчасына үз чиратын көтә, алга таба чиратның электрон базасын оештыру ниятләнә.