И.Метшин: “Кече Печорская урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк

Казанда шартлау булган йорт бөтенләй сүтеләчәк
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин агымдагы елның 9 гыйнваренда башкаланың Авиатөзелеш районында урнашкан Кече Печерская урамы, 7 нче йортта булган шартлау нәтиҗәләрен бетерү чаралары белән журналистларны таныштырды. Билгеле булганча, өч катлы өч подъездлы йортта һәлакәт Мәскәү вакыты белән 0.26 сәгатьтә көнкүреш газы шартлаганнан килеп чыккан дип фаразлана. Нәтиҗәдә йортка ут каба һәм беренче подъезд тулысынча ишелеп төшә.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, әлеге вакыйга – зур фаҗига. Ул шартлау нәтиҗәсендә якыннарын һәм туганнарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашып, һәрвакыт уяу булырга кирәклеген, шәһәр хуҗалыгында һәрнәрсәне тәртиптә тотарга кирәклеген ассызыклады. Илсур Метшин бу вакыйганың зур сынау икәнлеген билгеләп үтте. Фаҗига булган урында башкала җитәкчелеге зыян күрүчеләр белән дә, шушы йортта яшәүчеләр белән дә күрешеп сөйләшкән.
“Бәйрәм көн булуга карамастан, шәһәр хуҗалыгындагы барлык хезмәтләр дә, тиз генә килеп җитеп, җиренә җиткереп эшләделәр. Шартлаудан килеп чыккан янгын бик көчле булды. Бүген инде үлгәннәрне күмдек. Шәһәр бу чыгымнарны үз өстенә алды”, – диде мэр. Билгеле булганча, фаҗига урынында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәм оператив төркемнәр, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре, Казан шәһәре һәм районы хакимияте хезмәткәрләре, коммуналь хезмәтләрнең авария бригадалары һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадалары эшләде. Бу эшләргә барлыгы 305 кеше һәм 68 берәмлек техника тартылды.
Нәтиҗәдә шартлаган йорт хәрәбәләре астыннан 10 кеше чыгарылды. Аларның сигезе үлгән килеш табылды, икесе хастаханәгә озатылды. Бүген якыннары Павлиновлар һәм Сергеевлар гаиләләре белән хушлашты.
Илсур Метшин бүгенге көндә кадәр шартлаган подъездда яшәгән Корочкиннар гаиләсенең (бабасы, әбисе һәм онык) табылмаганлыгын хәбәр итте. Ул фаҗига урыныннан җыелган материалларның бөртекләп тикшерелүен, шул ук вакытта Корочкиннар гаиләсе фатирының шартлауның нәкъ үзәгендә булуын да ассызыклап үтте. Мэр бүген бу нисбәттән ниндидер нәтиҗәләр ясарга кыймады, бары тик рәсми рәвештә ясалган нәтиҗәләрне көтәргә киңәш бирде.
Беренче подъезддагы шартлаудан исән калган гаиләләр якындагы ике атна дәвамында яңа фатирларга урнаштырылачак. Әлегә аларга Казан шәһәр хакимияте көндәлек чыгымнар өчен 25 шәр мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәткән. Беренче подъездда яшәүчеләрнең яңа фатирлары тулысынча җиһазландырылачак.
Экспертлар күрше ике подъезддагы фатирларны яшәргә яраклы дип тапса да, башкала җитәкчелеге әлеге йорттан кешеләрне чыгарырга һәм сүтәргә карар иткән. Аларга исә бер ай дәвамында Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарыннан элекке фатирлары кебек йорт–җир тәкъдим ителәчәк. Илсур Метшин бу хакта: “Күрше подъездларда яшәүчеләргә дә физик һәм рухи яктан бик авыр. Бу йортның хәрәбәләре астында 8 кеше басылып үлгән бит”, – диде.
Казан мэры белдергәнчә, шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләрне 36 фатир белән тәэмин итү финанс яктан җиңел түгел. Хәзергә Кече Печорская урамындагы 7 нче йортка газ, җылылык, электр бирелгән, йорт җылыткыч материаллар белән җылытылган. Анда әле бер ай дәвамында яшәп торырга була. Яңа фатирларга урнашып беткәнче.
Шәһәр хакимияте Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гына түгел, башка районнарда да ике–өч катлы йортларны сүтү, алар урынына яңа торак төзү турында тәкъдим белән чыкмакчы. Ә хәзергә Илсур Метшин халыкны сизгер һәм уяу булырга, коммуналь хезмәтләргә үз эшләренә игътибарны арттырырга чакыра.