Укучыларның электрон пластик карталары мөмкинлекләре арттырыла

Казан мәктәпләрендә 99,2 мең укучы тукланган өчен исәп-хисапны пластик карталар ярдәмендә башкара

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Казандагы мәктәп укучыларының 89 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта 18 процентына, ә бу 17 мең бала дигән сүз, андый ризык бушлай бирелә. Тукланган өчен исәп-хисапны исә 99,2 мең укучы пластик карталар ярдәмендә башкара (карталар аларга бушлай бирелә), шулай ук укытучылар да андый мөмкинлектән файдалана башлаган һәм бүгенгә 750 пластик карта алар карамагында. Моннан тыш, укучыларга акчалата булмаган түләү вакытында мәктәп ашханәләрендәге бөтен төр продукциягә 5 процентлы ташлама ясала, шул рәвешле, карта аша түләгәндә, төшке ашка дигән ризык җыелмасы 38 сум түгел, ә 36 сум 10 тиенгә төшә.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты генераль директоры Марат Каһарманов хисап чыгышында шундый белешмәләр бирде.

Бүген электрон пластик карта хисабына акчаны Comepay, QIWI (ОСМП), “СтройкредитБанк” (комиссиясез), “Элекснет” (5 процентлы комиссия), “Сбербанк” (1 процентлы), тагын банк картасыннан Chronopay Интернет-ресурсы (5 процентлы) ярдәмендә салып була. Аерым алганда, 82 мәктәп фойесында урнаштырылган 171 терминал аша күчереп була һәм мондый операция өчен аларда комиссия алынмый. Хәзер балалар андый карталарны ашханәдә генә түгел, башка өлкәләрдә дә файдалана, әйтик, шәһәрнең җәмәгать транспортында барган өчен түләү мөмкинлеген дә күздә тоткан 4 мең электрон карта таратылган, укучылар өчен мәктәпләрнең 24енә андый карта керү документы санала, якын арада шундый уртак системалы карталар тагын 12 мәктәпкә кертеләчәк, ди М.Каһарманов. Болардан тыш, 19 нчы гимназия белән 146 нчы мәктәпнең китапханә фонды хисабы системаларына пластик карта белән теркәлү каралган, аны өстәмә белем алудагы хисап системасына кертү буенча тест режимында сынау уздырылган. Алга таба укучыларның пластик картасына кесә телефоныннан акча күчереп булачак.

Шул рәвешле, Казан мәктәпләрендә тукланган өчен “тере” акчасыз гына исәп-хисап ясауда пластик карта файдалануны гамәлгә кертү 2010 елдан бирле уңышлы бара. Башта 19, 33, 178 нче мәктәпләрдә тест рәвешендә файдаланылса, быелдан ул массакүләм рәвештә кертелә. Бу мәсьәләдә "кайнар линия" телефоны гамәлдә: 518-21-71.

Бердән, бу гигиеник яктан уңайлы, икенчедән, үзара акча талау мөмкинлеген бетерә, боларга өстәп, укытучыларны табель тутырудан, ашауга дигән акча җыюдан азат итә, дип билгеләп үтте киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин. “Мәктәпләрдә мондый электрон карталар Россия буенча иң киң таралыш алган шәһәр – Казан. Мәктәптә, паспортка кадәр, шәхесне раслый торган даими файдаланылыштагы беренче документ та әле алар”, - дип искәртте ул.