“Әкият” курчак театры янында боздан шәһәрчек хасил булачак

Казан быел “Россиянең Яңа ел башкаласы” дәрәҗәсенә ия, ягъни шул исемдәге яңа федераль проект башлап нәкъ менә Татарстан башкаласында гамәлгә ашырыла

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан быел “Россиянең Яңа ел башкаласы” дәрәҗәсенә ия, ягъни шул исемдәге яңа федераль проект башлап нәкъ менә Татарстан башкаласында гамәлгә ашырыла. Бәйрәм тамашаларын уздыру хокукын исә Санкт-Петербург компаниясе тендер буенча откан. Хәзерге вакытта аңа әзерлек эшләре кайный, оештыручылар сүзләре буенча, танылган артистлардан тыш, анда татар фольклоры һәм әкиятләре персонажлары катнашачак, Универсиада символы булган барс баласы Юни, Бөек Устюгтан кадәр Россия Кыш Бабае да киләчәк...

Төп чыршы беренче тапкыр Меңьеллык паркына куелып, ул 31ендә үз тирәсенә, тантаналы рәвештә, кунак җыячак, дип белдерде бүген шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет башлыгы урынбасары, мәдәният идарәсе җитәкчесе Ләйлә Фазлыева. Яңа ел алдыннан чыршылы 70 шәһәрчек ачылачак (бу былтыргыдан 21гә күбрәк), мәйданчыкларның 44ендә әлеге вакыйга тантаналы итеп үткәреләчәк. Быел шәһәрнең күп кенә микрорайоннарында бәйрәм мәйданчыклары барлыкка килә: “Яшел рекорд” проекты буенча чыршыларның зур үскәннәре әлеге бәйрәмне дә күздә тотып утыртылган иде, шул рәвешле, шәһәр өчен экологик һәм эстетик әһәмияткә өстәп,

Якынлашып килгән бәйрәмнең быелгы яңалыгы булып “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда тулы бер боз шәһәрчеге калкып чыгачак. Анда боздан лабиринтлар, сыннар ясала. Район Чыршылары Химиклар мәдәният сарае, “Крылья Советов”, Петров парклары, Сыртланова урамы скверы һ.б. традицион урыннарда оештырыла. Халык мөрәҗәгатьләренә колак салып, Татар дәүләт филармониясе скверында Чыршы мәйданчыгы торгызыла, дип белдерде Л.Фазлыева. “Черек күл” паркында быел да чыршы бизәлә, ачылгач, шундагы шугалак балаларның кышкы каникулы буе эшләр дип планлаштырыла. Беренче тапкыр буларак, шәһәр урамнарындагы җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләренең 5се, Болакның 5 күпере, 8 юл аермасы төсле утлар белән бизәлә, шулай ук “Аждаһа”, “Спорт” яңа 197 светодоид конструкцияләре куела һ.б.