И.Метшин: “Вакытында бүләк тапшырылмау аркасында, бер генә сабыйның да Яңа ел күз яше таммасын!”

Быел Казанның 103 меңнән күбрәк баласына Яңа ел бүләкләре шәһәр бюджеты хисабына әзерләп таратылачак

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Казанның 103 меңнән күбрәк баласына Яңа ел бүләкләре шәһәр бюджеты хисабына әзерләп таратылачак. Матур гадәт буенча, Кыш Бабай китергән күчтәнәчләр 58 мең чамасы мәктәпкәчә яшьтәге, 43 мең башлангыч мәктәп һәм 6 нчы кадет мәктәп-интернаты укучыларына 20 декабрьдан башлап тапшырыла. Шулай ук бакчага йөрмәүче 3тән алып 6 яшькә кадәрге инвалид, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 1917 бала да игътибардан читтә калмаячак: Яңа ел күчтәнәчләре аларны шәһәр Башкарма комитетының социаль яклау идарәсе заявкасы буенча “эзләп” табачак.

Казан каласы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шулай дип игълан итте.

Киңәшмә рәисе мэр Илсур Метшин бу җөмләдә, иң мөһиме – бәйрәм бүләкләре үз вакытында тапшырылсын. “Вакытында бүләк тапшырылмау аркасында бер генә сабыйның да Яңа ел күз яше таммасын, бер генә шикаять тә булмасын!” – дип кисәтеп куйды шәһәр башлыгы.