Илсур Метшин: “Укучыларның кышкы ялларын күңелле итеп уздырырга тиешбез”

Илсур Метшин: “Укучыларның кышкы ялларын күңелле итеп уздырырга тиешбез”

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Агымдагы уку елының кышкы яллары 28 декабрь – 10 гыйнвар көннәрендә узачак. Шул уңайдан бүген Казан мэриясендәге “Эшлекле дүшәмбе”дә каникулга чыккан балаларның ялын оештыру турында сүз тоттылар. Анда башкала мэры Илсур Метшин да катнашты.

Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, әлеге вакыт аралагында чаралар ТР Министрлар Кабинетының “Каникул вакытында балалар ялын оештыру турындагы” карары, шулай ук урта һәм белем бирү учреждениеләренең шәхси планы нигезендә оештырылачак. Алар мәктәп яшендәге балаларның күпчелеген колачлап алырга тиеш. Әйтик, мәктәп яны лагерьларына гына да 6114 укучы йөриячәк. Аларның туклануы өчен шәһәрнең социаль иминият фондыннан 20 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Бу баланың төшке ашы 50 сумнан чыга дигән сүз. Ата-аналардан бары тик балаларының мәдәни-массакүләм чараларын уздыруга гына 150 сум күләмендә акча җыелачак.

Мәктәп яны лагерьлары 28, 29 декабрьләрдә, 3-5 гыйнвар көннәрендә иртәнге тугыздан төшке өчкә кадәр эшлиячәк. Аларда компьютер, технология, спорт юнәлешләре буенча өстәмә дәресләр үткәреләчәк. Укытучылар аны балаларны ялтырмаслык, кызык һәм мавыктыргыч итеп уздырырга ниятли. Илсур Һадиуллин быел тәүге тапкыр мәктәп яны лагерьләрендә укыту-күнектерү җыеннары оештырылачагын әйтте. Башкала мәктәпләренең иң яхшы бизәлгән чыршысын, яңа ел сценариен, лагерен билгеләү максатында бәйге оештырылганы да мәгълүм.

Яңа ел алдыннан Казан мәктәпләренең 1-9 сыйныфларында укучыларга һәм балалар бакчасына йөрүче нәниләргә бүләкләр тапшырылачак. Берсе 139 сумга исәпләнүче пакетлар саны 128701гә җитә. Балалар йортларында, интернатларда тәрбияләнүче балалар да игътибар үзәгеннән калмаячак.

Кышкы каникуллар вакытында башлангыч сыйныфларда укучылар өчен “Пирамида”, “Уникс”, “Ак барс” комплексларында, М.Җәлил исмендәге опера һәм балет театрларында, Казан хореография училещесында “Морозко” спектакле күрсәтлергә тиеш. Ә зурлар өчен “Хуш киләсең яңа ел!” дигән театральләштерелгән тамаша каралган.

“Физик культура һәм спорт комитеты белән берлектә укучыларны чаңгылар белән тәэмин итү эшен алып барабыз”, - дип сөйләп узды Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин. Ә хоккей тартмаларына килгәндә, балаларга Казанда барлыгы 93 урынында хоккей уйнау, тимер аякта шуу мөмкинлеге тудырылган. Аларның 46сы – пластикадан ясалган. Ел ахырына кадәр тагын 5 пластик хоккей тартмасы куелырга тиеш.

Илсур Метшин да балалар өчен каралган чараларның сыйфатына басым ясады. “Район җитәкчелеге планга кертелгән чараларны төгәл белергә бурычлы. Балаларның кышкы каникулларын күңелле итеп үткәрү мөһим”, - дип сөйләде ул.