Казан мэры 97нче рус-татар мәктәбе ишегалдында балалар мәйданчыгы төзергә боерды

Илсур Метшин белем бирү йортында алып барылган капиталь төзекләндерү эшләре белән танышты.

(Казан, 10 август, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин 97нче рус-татар мәктәбе ишегалдында балалар мәйданчыгын төзергә боерды. Әлеге белем бирү йортында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте җиткерә.

Идел буе районының Борисково бистәсендә урнашкан мәктәп быел 60 еллыгын билгеләп үтә. 2006 елда биредә өлешчә электр челтәре, 2011 елда түбә алыштырылган. Ләкин тиешле капиталь төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Бүгенге көндә мәктәптә түбә җылытылган, ишек һәм тәрәзәләр алмаштырылган. Шулай ук, “Уңайлы мохит” программасы буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, яңа керү юллары һәм бәдрәфләр, кызлар һәм малайлар өчен аерым юыну бүлмәләре ясалган, фасад төзекләндерелгән.

“Казан кебек зур шәһәрдә бюджет оешмалары бертөрле була алмый. Бер бинага 60 ел, икенчесенә - 40. Эш башлангач, 50 ел буена ачылмаган әйберләрне ачабыз, яңа эшләр таләп ителә. Моны үз вакытында ачыкларга, сәбәпләрен табарга һәм төзәтергә кирәк. Мәктәп яңа булып күренә. Ә спорт залын әлеге халәттә калдырып булмый. Казандагы спорт оешмалары Россиянең спорт башкаласы дәрәҗәсенә туры килергә тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр мэры.