Видео: Казанның Тукай һәм Татарстан урамнары чатында асфальт убылган

Һәлакәт урынына "Водоканал” хезмәткәрләре килгән.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). "Татар-информ" хезмәткәре Салават Камалетдинов Казанның Тукай һәм Татарстан урамнары чатында асфальт убылганын видеога төшергән.

Чокыр машиналар йөргән урында, трамвай юлына якын җирдә барлыкка килә, аның зурлыгы бер квадрат метр тирәсе. Һәлакәт урынына "Водоканал” хезмәткәрләре килгән.