Мәскәү фәнни-тикшеренү институты Казанга маршрут челтәре эшләү белән шөгыльләнәчәк

Яңа маршрут челтәре перспектива белән 2023 елга кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Мәскәүнең Автомобиль транспорты Фәнни-тикшеренү институты Казанга яңа маршрут челтәре эшләү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Tatcenter. Башкалаys; фәнни-тикшеренү институты тендер откан. Анда Иннополис Университеты да катнашкан булган.

Маршрут схемасы Казанга 23,8 млн. сумга төшәчәк. Ул 2017 ел азагына әзер булып, 2018 елның маеннан гамәлдә булырга тиеш.