“Открытая Казань” проектының диспетчерлык хезмәте заявкалар кабул итү номерын үзгәртеп, бердәм итә

“123” телефон номеры гамәлдән чыгарыла

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Казанда торак-коммуналь хезмәтләр проблемаларын хәл итүдә ярдәмче булган “Открытая Казань” проектының диспетчерлык хезмәте заявкалар кабул итү номерын 1 августтан үзгәртеп, бердәм итә. Шул рәвешле, диспетчерлык хезмәте заявкаларны 236-41-23 бердәм телефон номеры буенча кабул итә башлый, ә элеккеге 123 номеры гамәлдән чыгарыла.

Бердәм номерга күчү сәбәпле, диспетчерларның штаты арттырыла, бу исә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирәчәк дип санала. Моңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләр счет-фактураларга тиешле үзгәрешләр кертә, мәгълүмати стендларда шул хакта белешмә урнаштыра.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте белдергәнчә, кулланучы “личный кабинет”ка кергәндә диспетчерлык хезмәте телефон номеры үзгәрүе турында белешмә бирелә.